16+

Фотокүргәзмә ачылды

«ТАТМЕДИА» галереясе һәм «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 25 майда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Бу синең белән безнең тарих” фотокүргәзмәсе тәкъдим итте.

Фотокүргәзмә ачылды

«ТАТМЕДИА» галереясе һәм «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 25 майда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Бу синең белән безнең тарих” фотокүргәзмәсе тәкъдим итте.

Иҗат эшләренең авторы-Рамил Гали.

-”Татмедиа” галереясында ярты ел инде фотокүргәзмәләр оештырыла. Бу күргәзмәләрнең фотожурналистиканың үсешенә этәргеч бирүе сизелә. Журналларда һәм газеталарда фоторәсемнәр эчтәлек һәм сыйфат ягыннан тагын да яхшырды. “Татмедиа” агентлыгының үз фотостудиясен булдырачакбыз. Күргәзмәнең монысы ТАССРга 100 ел тулуга багышлана,-диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков.
-Фоторәсемнәрдә матурлыкны һәм тарихны чагылдырырга була. Рамил Галиев республиканың фотоелъязмачысы. Аның иҗат эшләрендә матурлык белән тарих бергә уралган, фоторәсемнәрдә республикабызның матур тарихын күрәбез,-дип өстәде “Казанские ведомости” газетасының баш редакторы Венера Якупова.
Россиянең Фоторәссамнар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Рамил Гали күргәзмәсе 1980-1990 елларны колачлый.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading