16+

Фотоларда - дәва

“Татмедиа” галереясе Республика клиник хастаханәсе белән берлектә уртак фотопроект башлады.

Фотоларда - дәва

“Татмедиа” галереясе Республика клиник хастаханәсе белән берлектә уртак фотопроект башлады.

Беренче күргәзмә Республика клиник хастаханәсе пациентлары өчен төп бинада оештырылган иде. Анда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фотограф Солтан Исхаковның эшләрен тәкьдим иттеләр. Мәхәббәт, хөрмәтне чагылдырган әлеге фотолар күңелне дәвалый, күзне иркәли. Пациентлар да күргәзмәгә бәя бирергә өлгергән. Хәзерге вакытта әлеге корпуста 1200 авыру дәвалана. “Гадәттә, хастаханәдә дәваланганда буш вакытны ничек уздырырга белми аптырыйсың. Фотоларны күргәч, кәеф күтәрелеп китә. Өлкән буын үзенең яшьлеген искә ала”, - ди дәваланучыларның берсе Элина Әүхәдиева.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, әлеге күргәзмә ТАССРның – 100 һәм “Татар информ” мәгьлүмат агентлыгының 30 еллыгы уңаеннан оештырылган. 

– Республика клиник хастаханәсе – төбәктәге иң зур медицина учреждениеләренең берсе. Фотокүргәзмәләрне күбрәк халыкка күрсәтергә булдык. Хастәханә коридорына эленгән бу фотолар пациентларның тормышына аз булса да бизәк өстәр дип уйлыйбыз, - ди Шамил Садыйков.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Солтан Исхаковка рәхмәт хаты тапшырды. Киләчәктә бу күргәзмә дәвамлы булачак диделәр. Аны хастаханәнең башка бүлекләрендә дә оештырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading