16+

Фәрит Бикчәнтәев битарафлыкны яратмый

Битарафлыкны яратмыйм, үзем дә битараф түгелмен. Илнең киләчәген билгели торган вакыйгага татарстанлылар да битараф калмаслар, актив рәвештә тавыш бирерләр дип ышанам, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Фәрит Бикчәнтәев битарафлыкны яратмый

Битарафлыкны яратмыйм, үзем дә битараф түгелмен. Илнең киләчәген билгели торган вакыйгага татарстанлылар да битараф калмаслар, актив рәвештә тавыш бирерләр дип ышанам, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирү 25 июньдә  башланды.
- Безнең участокка 168 кеше килеп тавыш бирде инде. Хезмәткәрләребез микроавтобуста йортларга да чыга. Участокта санитар таләпләрне катгый үтибез. Шөкер, барысы да тәртиптә, - ди Казан шәһәренең Вахитов районындагы 5нче лицейга урнашкан 58нче сайлау участогы рәисе Гүзәл Рәхмәтуллина.

- Канәгатьсезлек белдерүчеләр юк, - дип өстәде “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән күзәтүче Аделина Байкова.

Әлеге участокта 26 июньдә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та тавыш бирде.
- Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертелү - мөһим вакыйга. Мин сайлауларда һәрвакыт катнашып киләм, битарафлыкны яратмыйм, үзем дә битараф түгелмен. Илнең киләчәген билгели торган вакыйгага татарстанлылар да битараф калмаслар, актив рәвештә тавыш бирерләр дип ышанам, - дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Бикчәнтәев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading