16+

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Стационар исәпкә алу участогы исемлеге Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның тормыш иптәшенә электрон исәп алу кәгазьләрен тутырды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Стационар исәпкә алу участогы исемлеге Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның тормыш иптәшенә электрон исәп алу кәгазьләрен тутырды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашырга чакырды.

"Халык санын алу битендә 33 сорау, алар күп кенә өлкәләргә кагыла: яшь, җенес, торак, мәшгульлек белән тәэмин итү, - алар барысы да җаваплар таләп итә, алар базасында озак перспективага дәүләт карарлары кабул ителәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Халык санын алу барышында күтәрелгән иң кискен мәсьәләләр ишетелергә, тиешле ярдәм чаралары эшләнергә тиеш. Халык санын алу илнең күпмилләтле составын белү өчен генә үткәрелми, аның әһәмияте күпкә тирәнрәк. Һәркемнең катнашуы максатларга ирешүгә дөрес якын килүне формалаштырырга ярдәм итәчәк».

Дәүләт Советы Рәисе татарларның безнең илдә яшәүче халык саны буенча икенче милләт (руслардан соң) буларак калачагына ышанычын белдерде. "Бу республика җитәкчелегенә федераль үзәк белән берлектә милли-мәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, бигрәк тә татарларның таралып урнашуын исәпкә алу өчен мөһим, чөнки аларның компактлы яшәү урыннары илнең барлык субъектларында диярлек бар", - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.  

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бара. Стационар исәпкә алу участоклары эшли, шул исәптән күпфункцияле үзәкләрдә. Исәпкә алу участокларының адресларын Татарстанстатның рәсми сайтында ларга мөмкин. Бүгенге көннән башлап, фатирлар буенча йөрү башланды.
Исәпкә алуда онлайн да катнашырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә 2021 елның 8 ноябренә кадәр тутырырга мөмкин. Илнең ерак һәм авыр үтеп керә торган территорияләрендә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.Бөтенроссия халык санын алуның беренчел нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләр 2022 ел ахырына кадәр ясалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading