16+

Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһиров турында: «Мондый кешеләр турында милләтнең йөзе диләр»

Бүген Казанда, Казан университетының Император залында тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды. Танылган галимне юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

"Республика өчен гадәти вакыйга түгел, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, юбилярга мөрәҗәгать итеп, - без ике гасыр тоташкан урында республика үсеше өчен бик күп эшләр башкарган кешене хөрмәтлибез, һәм бүген дә Татарстан һәм аның күпмилләтле халкы үсеш юлларын эзләүне дәвам итә". Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировның фәнни һәм педагогик эшен генә түгел, аның сәяси эшчәнлеген дә югары бәяләде.

"Индус Ризакович Таһиров - күпләр өчен үрнәк шәхес, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - танылган галим, көчле сәясәтче, педагог, зур хәрефтән – Кеше. Туксанынчы елларда Татарстан Конституциясе, федераль үзәк белән килешүләр өстендә эшләгәндә, Мәскәүдәге эшче төркемнәрдә һәм комиссияләрдә эшләгән вакытларда үз позициябезне ничек дәлилләргә, үз фикерләребезне ничек җиткерергә  кирәклеген аннан өйрәндек. Ул әнисенә, хатынына, гаиләсенә булган мөнәсәбәте белән дә гаҗәпләндерде. Мондый кешеләр турында милләтнең, татар халкының йөзе диләр".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Индус Таһиров күп эштә пионер булган. Татарстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе бүген дә аның эшчәнлегендә актив катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче җитәкчесе вазыйфасында да Индус Ризакович зур абруй казанган. Индус Таһиров өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган, бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советын җитәкли. 

Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде. Парламент җитәкчесе Индус Таһировка ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading