16+

Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкә депутатлар Советы делегациясе белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкә депутатлар Советы Рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендә  Казанга килгән делегация белән очрашты. Очрашуда Минск өлкә Советы депутатлары Татьяна Ярота һәм Виктор Чеботарь, Стародорожский район Советы рәисе Дмитрий Давыдов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары рәисләре Альберт Хәбибулин, Азат Хамаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкә депутатлар Советы делегациясе белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкә депутатлар Советы Рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендә  Казанга килгән делегация белән очрашты. Очрашуда Минск өлкә Советы депутатлары Татьяна Ярота һәм Виктор Чеботарь, Стародорожский район Советы рәисе Дмитрий Давыдов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары рәисләре Альберт Хәбибулин, Азат Хамаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, Беларусь кунакларын депутатлар корпусы исеменнән сәламләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар Советы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүнең ике төбәк парламентарийларының үзара хезмәттәшлеген активлаштырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Ул 2022 елның 1 июлендә Гродно шәһәрендә Беларусь һәм Россия төбәкләренең Тугызынчы форумы кысаларында имзаланган иде. "Безнең өчен  Татарстан белән Минск өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек кысаларында барлыкка килгән  парламентара элемтәләр бик тә мөһим, – диде ТР Дәүләт Советы җитәкчесе. – Билгеле кыенлыкларга карамастан, республикабыз икътисадый потенциалны һәм барлык юнәлешләр буенча үсешне саклап кала алды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,7 трлн сум тәшкил итте, хөкүмәт барлык социаль йөкләмәләрне үти. Татарстанның уңышлары нигездә федераль илкүләм проектларда һәм программаларда катнашу белән бәйле. Россия-Беларусь стратегик партнерлыгы кысаларында безнең регионнарның икътисадый элемтәләре ышанычлы киңәйтелә, аларның перспективалары тышкы санкцион басымны исәпкә алып үсә. Бүген сезнең белән фикер алышкан икътисадый характердагы мәсьәләләр безнең парламент комитетларында эшләнәчәк һәм конкрет тәкъдимнәр һәм проектлар эшләү өчен хөкүмәткә тапшырылачак".

Татарстанның социаль-икътисади үсеш программаларын законнар белән тәэмин итү эше турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин закон проектларын җентекләп әзерләүнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бу максатларда Дәүләт Советында парламент комитетлары каршында эксперт советлары булдырылган, алар составына хокук кулланучылар, галимнәр, сәнәгатьчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, тормышның төрле өлкәләре вәкилләре җәлеп ителә. "Шуның белән без закон чыгару процессында катнашучылар даирәсен киңәйтүгә ирештек", - дип йомгаклады ул сүзен.

Минск өлкә депутатлар Советы Рәисе Наталья Якубицкая  Татарстан ягына аларны җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм парламентара хезмәттәшлекне дәвам итүгә ышаныч белдерде. "Без Татарстанга сокланабыз, – диде ул. – Безнең төбәкләр арасындагы күпкырлы элемтәләрнең елдан-ел ныгуы куанычлы. Товар әйләнеше 24,9 %ка үсте. Безгә сезнең республиканың икътисадта тотрыклылыкны тәэмин итү, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны саклау буенча тәҗрибәсе бик кызыклы. Безнең парламентлар арасындагы килешү элемтәләрне киңәйтүгә ныклы нигез булды. Казанда Халыклар дуслыгы йортына барып, белорусларның «Спадчына» иҗтимагый оешмасы активы белән очрашкач, без тагын бер кат Татарстанда яшәүче  төрле милләтләрнең бердәмлегенә инандык. Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе булган Татарстан парламенты белән хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанам".

Аннары Белорусь депутатлары Татарстан парламентаризмы музеенда булды һәм мактаулы кунаклар китабында язма калдырды. "Безнең бу визитыбыз халыкларыбызның уртак сынаулар, казанышлар һәм, әлбәттә инде, уртак кыйммәтләр һәм максатлар белән берләштерелгән тарихи һәм рухи якынлыгының чираттагы дәлиле булып тора", – дип яздырдылар алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading