Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы утырышында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Сүз бала тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау хакында барды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, традицион гаилә кыйммәтләрен торгызу һәм гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре мәктәпләр һәм ата-аналар оешмалары белән бергәләп хәл ителергә тиеш.
Тәрбия мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Барысы да баланың нинди гаиләдә үсүе, нинди тәрбия алуына бәйле. Гаилә институты һәрбер милләтнең төп байлыгы булып тора. Парламент башлыгы билгеләп үтүенчә, 173 милләт вәкиле яшәгән күп милләтле республикабызда гаилә институты тагын бер аерым мәгънәгә ия. Ул милләтләрнең үзара хөрмәтен, милләтара тынычлыкны һәм динара татулыкны билгели. Шунысы да бар: Татарстанда һәр бишенче никах – милләтара никах икән.
– Гаилә-мәхәббәт, эчкерсезлек һәм ышаныч учагы – һәрвакыт гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы, мөһим социализация институты булды һәм хәзер дә шулай. Нәкъ менә анда Ватанга, якыннарга мәхәббәт тәрбияләнә, иҗтимагый нормалар һәм кагыйдәләр беркетелә, баланың шәхесен формалаштыру бара, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук Көнбатышның дистәләгән еллар дәвамында безгә ниндидер чит әхлакый йогынтылар ясавын әйтеп үтте. Бигрәк тә чайлдфри – балаларсыз тормыш, җенес алмашыну, традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалау һәм, гомумән, дәүләтнең үсешенә зарарлы, җимергеч тәэсир ясаучы башка бик күп нәрсәләр турында искә алды ул. Шуңа бәйле рәвештә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән туучылар санын арттыруга һәм гаиләләргә ярдәм итүгә, төрле пропагандаларны тыюга юнәлдерелгән карарлар кабул ителүен дә билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада шулай ук гаиләнең абруен арттыруга, аның социаль һәм хокукый яклануына зур игътибар бирелүен белдерде. Соңгы елларда чирек гасырдан артык никахта яшәгән меңгә якын гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән. Татарстанда күп балалы гаиләләр саны, икенче һәм күбрәк балалар туу арта. Соңгы ике елда балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар саны кимүе дә сөенечле.
– Ләкин гаиләләрнең яртысыннан артыгы сынауларга түзә алмый һәм гаиләләр таркала, – диде ул. – Билгеле булганча, гаилә кору җиңел – аны саклау авыр, – диде ул.
Мөхәммәтшин фикеренчә, аерылышу мәсьәләләсендә эшлисе эшләр бар. Татулаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланып карарга кирәк.
– Бу мәсьәләләрдә читтән торып суд эшләре алып бару кабул ителми. Без татулашу өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тиеш. Шуңа күрә закон чыгару инициативасы белән федераль үзәккә чыгабыз, – диде ул.
– Кем өйдә талашмый? Барысын уртага салып сөйләшергә, бигрәк тә балалары булганнар белән әңгәмәләр алып барырга кирәк. Өйдә тәртип булмаса, эштә дә тәртип булмый. Өйдән талашып чыгып китсәң, гел шуны уйлап йөрисең, эшеңнең сыйфаты югала, – диде ул.
Гомумән, гаиләдәге хәлләр баланың кәефенә дә, укуына да нык йогынты ясый торган күренеш. Шуңа да укытучы балалар белән генә түгел, ә ата-аналар белән дә эшләргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, гаилә иминлеген профилактикалауга, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, гаилә берлекләрен ныгытуга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Монда да республика ата-аналар советы, ата-аналар комитетларының ярдәме кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар