16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк"

Бүген Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе белән аерылып торды", диелә котлау юлламасында.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк"

Бүген Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе белән аерылып торды", диелә котлау юлламасында.

Хөрмәтле газета һәм журнал редакцияләре, телевидение һәм радиокомпанияләр хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма һәм цифрлы матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары көндәлек вакыйгаларны гына яктыртып калмыйча, җәмгыятьнең кәефен, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, тормыштагы юнәлешләрен билгеләүгә сизелерлек йогынты ясый. Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе белән аерылып торды. Шуңа күрә дә ул хаклы рәвештә Россиядә иң югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия медиабергәлекләрнең берсе булып санала. Килешеп һәм оператив эшләү үрнәген, конкурентлыкка сәләтле, креатив булуын күрсәтә һәм илебез публицистикасының иң яхшы традицияләрен дәвам итә.

Бүгенге заман шартларында республика массакүләм мәгълүмат чаралары, күпгасырлык тарих, мәдәният һәм ватанпәрвәрлек асылын, мәңгелек рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен сакчыл торгызып, мөһим берләштерү ролен уйный. Алдынгы караш ияләре буларак Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары социаль-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә саллы өлеш кертә. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында милләтара тынычлыкны һәм динара татулыкны алга таба ныгытуга ярдәм итә. Дәүләт һәм гади кешенең мәнфәгатьләрен яклап әйткән ныклы сүзегез, шәһәр һәм авылларның, предприятиеләр һәм оешмаларның көндәлек тормышы хакында ачыктан-ачык сөйләшү, тирән эчтәлекле тарихи язмалар һәм актуаль темаларга репортажлар, урынлы тәнкыйть уйларга һәм эшләргә өнди. Ә уртак казанышларыбыз һәм икътисадый уңышларыбыз, каһарманнарыбызның батырлыклары һәм татарстанлыларның игелекле эшләре турындагы язмаларыгыз уңай кәеф тудырып, бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарга, нык адымнар белән алга барырга ярдәм итә.

Кадерле дуслар! Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк. Сезне тыңлыйлар һәм сезгә ышаналар. Алга таба да шулай булачагына минем һичбер шигем дә юк. Бүген һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә чын күңелдән нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Татарстан Республикасы һәм, тулаем алганда, Россия Федерациясе хакына шулай эшләгәндә генә без куелган максатларга ирешербез һәм уңышлы булырбыз. Сезнең барыгызга да яңа иҗади проектлар, нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading