16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шундый данлыклы, олы яшьтәге кешене кешечә соңгы юлга озата алмаганнар»

Алабугада юл уртасына җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветеранын яңадан җирләячәкләр

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шундый данлыклы, олы яшьтәге кешене кешечә соңгы юлга озата алмаганнар»

Алабугада юл уртасына җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветеранын яңадан җирләячәкләр

Алабуга районында Бөек Ватан сугышы ветераны 93 яшьлек Хәниф Ашраповны зиратның юл өстенә үк диярлек җирләү республикада шау-шу куптарды.

Интернет булмаса, кайбер җитәкчеләрнең ветераннарга карата  мондый мөнәсәбәтен белмичә дә калган булыр идек, бәлки. Әмма мәрхүм Хәниф аганың оныгы Галина Әхмәтҗанова бу хакта интернетта язып чыкты. Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җитте. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу уңайдан Алабуга җитәкчелегенә шелтә белдерде.

"Алар берничә генә калды бит инде. Аларны (ветераннар хакында сүз бара - Л. Л). Дан аллеяларында җирләргә, тиешле хөрмәтне күрсәтергә кирәк.
Телибезме - теләмибезме, республика белән Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы кешене озатачакбыз. Тормышны туктатып булмый, әмма аларга хөрмәтне исән вакытларында күрсәтергә кирәк. Бу битарафлык. Бүген минем йөкләмәм буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы төркеме Алабугага китте. Бу Алабуганы бизәми. Шундый данлыклы, олы яшьтәге кешене кешечә соңгы юлга озата алмаганнар ", - дип дәгъвә белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.


Аның сүзләренчә, башка субъектларда солдатлар ветераннарның өенә килеп, гимннар җырлап, туган көннәре белән тәбрик итә. Ник Татарстанда юк бу, безнең хәлдән килә торган эш бит, ди парламент җитәкчесе.
"Анда төрле сәбәпләр булгандыр.

Мөселманнарда бит кичтән вафат булган кешене иртән җирләргә кирәк. Ул фактор да булгандыр, әмма бу аклану түгел. Сез күз уңыннан ычкындыргансыз! Бу юнәлештәге эшләр өчен җавап бирүчеләр җәзага тартылачак. Ә ветеранны яңадан җирләрбез, мөгаен", - дип шелтәләде Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга районы җитәкчелеген.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading