Шәһри Казан

Фәрит Яруллин: Сталинградны уза, Курск дугасын җиңә һәм... хәбәрсез югала

"Шүрәле" балеты беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә 1945 елның мартында куела. 1958 елда Фәрит Яруллинга "Шүрәле" балетына язган музыкасы өчен Тукай премиясе бирелә, вафатыннан соң. Ә туганнары әлеге еллар дәвамында аның язмышын ачыклау белән шөгыльләнәләр.

Ул үлемсез балетка көй яза, ләкин аның куелышын көтмичә фронтка китә. Хатынына язган хатында болай ди: "Балетның сәхнәдә бик күрәсем килә. Бер  күзем белән генә булса да... Музыкасы һәрвакыт минем күңелдә, минем белән йөри".

Тик әлегә премьера турында уйлап та булмый. Беренче татар балеты "Шүрәле"нең көен язган Фәрит Яруллин - сугышның нәкъ үзәгендә. Лейтенант, укчылар взводы командиры. Куркыныч вазыйфа: атна буе сугышта, исән калгансың икән, димәк, язмыш әлегә елмая сиңа. Чыннан да, Фәрит Яруллинның бу яктан бәхете бар кебек: Сталинград янындагы сугышларда катнаша - исән кала. Аннан соң - Курск дугасы, коточкыч бәрелешләр - тагын исән. Курск дугасындагы сугышлардан соң хатыны Галинага шатланып болай дип яза: "Муза турындагы иллюзияләр бер якта торсын! Чын музыка монда иде: "Катюша"ның уналты тавышлы контрапункциясе, "Лука Лукич" һәм "Марфуша" белән бергә, һава һәм җир өсте баһадирларына кушылып, уртак симфониядә Гитлер башкисәрләрен көлен күккә очырды. Минем мондый симфонияне дөньяның бер генә музыка әдәбиятында да очратканым булмады!..". 

Хатка 1943 елның 31 июле дип куелган. Ике ай ярымнан Фәрит Яруллин взводы инде Көнбатыш фронтта сугыша - Мәскәү - Минск олы юлы буйлап атлый, Белоруссияне азат итә. Гаиләсе хат көтә, тик "Хәбәрсез югалды" дигән язу гына килә.

"Шүрәле" балеты беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә 1945 елның мартында куела. Аннан соң балетны Ленинградта, Мәскәүдә куялар, Яруллинның искиткеч музыкасы Европа сәхнәләрен әсир итә.1958 елда Фәрит Яруллинга "Шүрәле" балетына язган музыкасы өчен Тукай премиясе бирелә, вафатыннан соң. Ә туганнары әлеге еллар дәвамында аның язмышын ачыклау белән шөгыльләнәләр.

Тик рәсми ведомстволардан бер генә стандарт җавап килә: "Хәбәрсез югалган"... Хакыйкать җиңүгә кырык ел узгач кына билгеле була. Сиксәненче еллар уртасында Казанга Белоруссия эзтабарларыннан хат килә. Анда Фәрит Яруллинның туганнарын эзлиләр. Композиторның исеме Витебск өлкәсе Новая Тухиня дип аталган авыл янындагы туганнар каберенә куелган обелискка язылган була. Үлгән көне - 1943 елның 17 октябре.

Реклама

2004 елда Казанда Фәрит Яруллинның 90 еллыгына багышланган концерт оештырыла. Чарада беренче мәртәбә Фәрит Яруллинның "Зөлхәбирә" операсы баш героеның ариясе башкарыла. Композитор аны тәмамларга өлгерми, кайбер караламалары гына сакланып кала. Арияне, Фәритнең стилен сакларга тырышып, аның энесе композитор Мирсәет Яруллин язып бетерә.

Взвод командиры Фәрит Яруллин белән бергә күпме бөек уй-ниятләр китүен без белә алмыйбыз. 1943 елда "Шүрәле" балетының авторына әле 29 яшь кенә була...

Белешмә: Фәрит Заһидулла улы Яруллин, композитор. 1914 елның 1 гыйнварында үзлегеннән музыкага өйрәнгән Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч музыка белемен Казан музыка техникумында ала.1939 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Төрле жанрлардагы иҗат итә - симфоник, камера музыкасы (виолончель өчен соната, скрипка өчен пьесалар, А.С.Пушкин шигырьләренә романслар), җырлар. Аның иҗади үсешендә татар һәм башкорт халык көйләрен эшкәртү аерым бер урын алып тора.

1939 елда композитор "Шүрәле" (татар халык әкиятләре һәм Г.Тукай поэмасы мотивлары буенча) балеты буенча эшли башлый. 1941 елда тәмамланган иҗат җимеше беренче татар милли балеты була. Укчы взводы командиры Фәрит Яруллин 1943 елның 17 октябрендә һәлак була. Мәскәү - Минск автомагистраленең 468 километрындагы (Белоруссия, Витебск өлкәсе, Дубровенск районы) туганнар каберлегенә җирләнгән.

Чыганак: 100tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: