16+

Футблогер Гөлүсә Рәхматуллинадан телеңне йотарлык наполеон торты рецепты

Әлеге торт берәүне дә битараф калдырмаячак!

Футблогер Гөлүсә Рәхматуллинадан телеңне йотарлык наполеон торты рецепты

Әлеге торт берәүне дә битараф калдырмаячак!

Катлы камыр:

4 стакан (250 мл) он

400 гр ак май, 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 1 йомырка., салкын су. 

Салкынча ак майны онда әвәләп пычак белән ваклап бетерәбез. Стаканга йомырка, уксус, 1 чеметем тоз салып туглыйбыз. Стакан тулганчы бик салкын су салабыз. Шушы сыеклыкны май вакланган онга кушып камыр ясыйбыз. Камыр бертөрле масса халәтенә килгәч 10 өлешкә бүлеп шарчыклар ясап кимендә 2 сәгатькә суыткычка озатабыз.

Һәр шарчыкны җәеп 200 градуслы мичтә коржларны йөзе килгәнче пешереп алабыз. Матур, тигез кабарып пешсен өчен мичкә тыгар алдыннан коржларны чәнечке белән тишкәләп алырга кирәк.

Крем:

1 йомырка, 

40 гр крахмал, 

200 гр каймак (сливки 33 процентлы), 

100 гр ак май, 

200 гр шикәр комы,

400 гр сөт

Йомырканы, шикәр комы хәм крахмал кушып туглыйбыз. Сөтне кайнатабыз. Уттан алабыз, сөтне "тонкая струя" белэн йомыркалы катнашмага агызабыз. Килеп чыккан массаны киредән утка утыртабыз, куерганчы кайнатабыз. Куергач уттан алып ак май кушабыз. Суына тора. Ул арада каймакны миксер белән күпертәбез. Ике кремны бергә кушабыз. Крем әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading