16+

Габдулладан соң авыл исерек Динарис кулында калырмы?

Авылларның бетү проблемасын ни дәрәҗәдә коточкыч булуын аңласак та, бер ни үзгәртә алмавыбызга җан әрни. Хәзерге яшьләрнең күбесе шәһәрдә яшәү ягын карый. Туган йорт, газиз җирләрен ташлап китүдән бигрәк, монда дин һәм милләтебез киләчәге мәсьәләсе килеп туа. Бу тема быел Казанда узган Халыкара мөселман кинофестивалендә дә яктыртылды.

Габдулладан соң авыл исерек Динарис кулында калырмы?

Авылларның бетү проблемасын ни дәрәҗәдә коточкыч булуын аңласак та, бер ни үзгәртә алмавыбызга җан әрни. Хәзерге яшьләрнең күбесе шәһәрдә яшәү ягын карый. Туган йорт, газиз җирләрен ташлап китүдән бигрәк, монда дин һәм милләтебез киләчәге мәсьәләсе килеп туа. Бу тема быел Казанда узган Халыкара мөселман кинофестивалендә дә яктыртылды.

«Җиде утрау арасында» фильмы – Габдулла картның васыяте
Татарстанда төшерелгән «Җиде утрау арасында» фильмы – «Иң яхшы документаль фильм» буларак танылды. Режиссеры Алмаз Нургалиев сөйләгәнчә, фильмны төшерү хыялы 2018 елда туган, алар  өч ел дәвамында Актаныш районы Өшәр (Семиострово) авылында 44 ел беръялгызы гомер иткән Габдулла Хәйбуллинның аянычлы язмышын күрсәтергә теләгәннәр.
- Без иң элек Габдулла бабайның фикерен сорадык. Ул «Килегез, килегез», - диеп кенә торды. Билгеле булганча, 1960 елларда Түбән Кама ГЭС төзелеше башлангач, күп җирләр, шул исәптән Өшәр авылы да су астында калырга тиеш була. Халык авылдан китеп бетә, бары тик бердәнбер Габдулла гына китми, авылны су басасына ышанмый. Нәтиҗәдә Өшәр авылын су басмый. «Шушы вакыйгадан соң халык ничек гомер иткән, Габдулла карт ниләр кичергән?» - дигән сорауга җавап эзләдек, - диде режиссер.

Халык авылдан китә башлагач, Габдулланың тормыш иптәше Клара да биш айлык кызы Роза белән Удмуртия республикасына күченә. Шулай да бер елдан соң кире кайта һәм Актаныш районы Такталачык авылында яшәп кала.
- Әлеге фильмны төшергән вакытларда Габдулла бабайның кызы белән сөйләшергә туры килде. Ул безгә: «Бәлки әти белән мөнәсәбәтебез яхшы да булмагандыр, ләкин бу фильм конкурста җиңсен иде!» - дип теләкләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, шушы вакыт эчендә Габдулла бабай безнең якын кешебезгә әйләнде, күрешкән саен ачыла гына барды. Аның янына кем генә килми иде, ләкин «Авылны төзибез!» - диеп, хәлен аңлаучысы булмагандыр. Шуңа күрә әлеге фикер безнең фильмда да яңгырый, милләт һәм динебез киләчәге хакында уйландыра, диде Алмаз Нургалиев.

Авыл кем кулына калыр?
Фильмны тамашачыга тәкъдим иткәннән соң, шундый фикерләр яңгырады: «Габдулладан соң авыл исерек Динарис кулында калырмы? Татар авылларын нинди киләчәк көтә?» - дигән сораулар бирелде. Чыннан да, бу фильм – яшьләр өчен дә сабак булып тора. Һәм әлеге проблеманың тирәнлеген Габдулла картның ихласлыгы, гадилеге, эчкерсезлеге аша аңлыйсың. Ул – чып-чын авыл карты: вакыт-вакыт сүгенеп куярга, рәхәтләнеп көләргә, ачуланып алырга мөмкин. Фильмда аның үз-үзен тотышы тамашачыны ышандыра да инде.
- Болай итеп кино актерлары да уйный алмас иде! – дигән фикерләр әйтелде. Алмаз Нургалиев исә Габдулла карны иртәдән кичкә кадәр төшерү җиңел эш булмаганын белдерде: «Көне буе камерага уйнау Габдулла бабай өчен дә кыен булгандыр. Без ул иртән торып, кич ятканчыга кадәр һәр мизгелне төшереп калырга тырыштык», - диде ул.

Тик ни кызганыч, Габдулла бабай үзе бу фильмны карый алмый – үлеп китә. Аны Татарстанның Татар Ямалы авылы зиратында җирлиләр. Ә 56 көннән соң хатыны Клара да якты дөньядан китә, ул Такталачык авылында җирләнә.
- Бу хәбәрне ишеткәч, күзләребезгә яшьләр килде. Якын кешебезне югалткан кебек булдык. Габдулла бабай янында үзебез дә ихлас, ачык идек шул, дип авыр сулап искә ала режиссер.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading