16+

«Гаделлек өчен тырышачакмын: кирәк икән, Мәскәү судына да мөрәҗәгать итәчәкмен»

Газетабызның 8 июнь санында «Бурыч. Якын кешеңә дә ышаныч юк» дигән язмада бурычын кайтара алмаучы Мөхәммәт Фәрзетдинов турында язган идек.

«Гаделлек өчен тырышачакмын: кирәк икән, Мәскәү судына да мөрәҗәгать итәчәкмен»

Газетабызның 8 июнь санында «Бурыч. Якын кешеңә дә ышаныч юк» дигән язмада бурычын кайтара алмаучы Мөхәммәт Фәрзетдинов турында язган идек.

Редакциягә мөрәҗәгать иткән укучыбыз озак еллар Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. 2011 елда ул бик яхшы танышы Фәрит Ганиевка бурычка акча биреп торган булган. «Килешү буенча акчаларны бер елдан соң кайтарырга тиеш булса да, инде җиде ел Фәрит әҗәтен түләми», – дип зарланган иде Мөхәммәт Фәрзетдинов. Фәрит Ганиев исә, алганнан соң ике ай узуга бурычны кире кайтардым, дип ышандырды. «Әле 50 мең өстәп тә бирдем. Бабай бик ашыга иде. Шуңа да акчаларны санарга, расписка кәгазен алырга, ­бурычны кайтару турында кәгазь язарга вакыт та булмады. Алты ел бернинди хәбәр бирмәде. Хәзер менә икенче тапкыр кайтарырга уйлый, күрәсең», – дигән иде Фәрит Ганиев.

Бу мәсьәлә судта да каралды. Башта суд бабай файдасына, бурычны суд чыгымнары белән бергә 761 мең сум итеп кайтарырга тиеш, дигән карар чыгарды. Фәрит Ганиев, моның белән килешмичә, аппеляциягә бирде. Аның фикеренчә, расписка кәгазе өч ел гына гамәлдә, аннары үз көчен югалта. Распискада акча бирелү көненең датасы да 2011 елдан 2014 елга төзәтелгән дип шикләнде. Документны экспертизага җибәрде. Соңгы судта Фәрит Ганиев җиңеп чыккан.

– Экспертиза ясалды. Распискадагы датада саннарның чыннан да 1дән 4кә төзәтелгәне ачыкланды. Кыскасы, акча белән эш иткәндә сак булырга кирәклеген аңладым. Бурычыңны кире кайтарасың икән, ашыксаң да, иң якын, ышанычлы кешең булса да, расписка кәгазен соратып алырга кирәк. Хәзер Мөхәммәт абый белән аралашмыйбыз, – диде Фәрит Ганиев.

Мөхәммәт Фәрзетдинов исә үзен җиңелдем дип санамый. Гаделлек эзләп, Югары судка мөрәҗәгать иткән. Адвокат яллаган.
– Карт кеше булгач, мине алдаларга ярый дип уйлыйлардыр. Барыбер гаделлек җиңәчәк. Судья башымны бутады минем. Акчаны ничә елга бирдең дип кат-кат сорады, каушап, бер елга дидем. Шул рәвешле 2011 елда бирелгән акчаларга язылган расписка өч елдан соң үз көчен югалткан булып саналды. Әгәр акчаны дүрт елга бирдем дисәм, документ әле гамәлдә дип исәпләнер иде. Чынында Фәритнең үз ризалыгы белән датаны 2014 ел дип билгеләдек бит. Акчаларымны барыбер кире кайтарачакмын. Акча кирәктән түгел, Ходай миңа болай да биреп тора, гаделлек булсын өчен тырышачакмын. Кирәк икән, Мәскәү судына да мөрәҗәгать итәчәкмен, – ди 76 яшьлек Мөхәммәт Фәрзетдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading