16+

Гаепле 9 елга төрмәгә озатылды. Балаларның әти-әниләрен генә кайтарып булмый инде...

Узган елның 16 ноябрендә Казанда кичке сәгать 9да үзәк өзгеч фаҗига килеп чыкты. Ирле-хатынлы Поповларның кибеттән өйләренә кайтып барышы була. Алар ТЭЦ урамындагы «Водоканал» тукталышы янында көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыгарга була. Әмма өйләренә кайтып җитә алмый Рәйзәлә белән Сергей.

Гаепле 9 елга төрмәгә озатылды. Балаларның әти-әниләрен генә кайтарып булмый инде...

Узган елның 16 ноябрендә Казанда кичке сәгать 9да үзәк өзгеч фаҗига килеп чыкты. Ирле-хатынлы Поповларның кибеттән өйләренә кайтып барышы була. Алар ТЭЦ урамындагы «Водоканал» тукталышы янында көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыгарга була. Әмма өйләренә кайтып җитә алмый Рәйзәлә белән Сергей.

Тротуарга чыгып җитәргә ярты метр кала аларны югары тизлек белән килгән «Форд» машинасы бәрдереп китә. 36 яшьлек Райзәлә һәм 39 яшьлек Сергей һәлакәт урынында ук җан бирә. Әти-әнисенең кайтканын көтеп торган 10 һәм 15 яшьлек малайларга якыннарының үлеме турында полиция хезмәткәрләре хәбәр итә. Бер мизгел эчендә абыйлы-энеле тома ятим калган.

Поповларның күршеләре сүзләренә караганда, ир белән хатын һәркемгә үрнәк гаилә саналган, бервакытта да алар арасында сүгенү яки ызгышу күзәтелмәгән. Малайлар да аралашучан һәм йөзләреннән елмаю китмәде, ди алар. Һәр җәй саен алар Балтачка әбиләре янына каникулга кайтып йөргән.

«Форд» шоферы 50 яшьлек Максим Вандышев һәлакәт урынында ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана, ә соңрак медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәтә. 18 ноябрьдә Вандышев кулга алына һәм тикшерү изоляторына җибәрелә, ә 2022 елның 22 апрелендә җинаять эшен тикшерүне Мәскәү районы судына тапшыралар.

...Соңгы утырышка хөкем ителүченең хатыны һәм әнисе килгән иде. Алдагы утырышларның берсендә шаһит буларак чыгыш ясап алар икесе дә бертавыштан, Максим фаҗигадә гаепле түгел, әлеге һәлакәт очраклы рәвештә килеп чыккан дип сөйләде. Вандышевлар сүзләренә караганда, Максим көчле баш авыруларыннан җәфа чигә һәм аларны спиртлы эчемлек ярдәмендә басарга тырышкан.
– Улым баш мие кан тамырлары авыруыннан интегә, – ди Максимның әнисе. – Ул кичтә аның эштән өйгә кайтышы иде. Күрәсең, кул астында дарулары булмаган да, баш авыртуларын басу өчен эчкәндер. Улым бик әйбәт кеше, гаиләсе бар, хатыны белән ике бала тәрбиялиләр. Мин дә, хатыны да зур тетрәнү кичердек.

Зыян күрүчеләр ягыннан юл һәлакәтендә һәлак булган Рәйзәләнең әнисе һәм ике өлкән апасы килгән. Аларның сүзләренчә, һәлак булган ир белән хатынның ике баласы калган – Рәйзәләнең беренче никахыннан туган 15 яшьлек улы һәм 10 яшендәге Сергей белән уртак уллары. Райзәләнең апасы Рәзинә Тәхәвиева малайларга опека рәсмиләштергән.
– Балалар өчен бу коточкыч фаҗига булды. Күз алдыгызга китерегез әле, бер минут эчендә ятим калды алар. Суд утырышында гаепләнүчедән гафу үтенү сүзләре ишетмәдек. Аның өчен хатыны баш иеп гафу үтенде, – дип сөйләде Рәйзәләнең икенче апасы Рәмзия Нәфыйкова.

Максим Вандышевның үзенең дә тәрбиясендә 8 һәм 16 яшьлек ике баласы бар икән. Рәсми рәвештә эшсез.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе тикшерүчесе Эльмас Габдрахманов әйтүенчә, ике җәяүлене бәрдергән «Форд» шоферы Максим Вандышевның исерек хәлдә булуы алкотестер ярдәмендә дәлилләнгән, ә аннары медицина учреждениесендә расланган. Тикшерүче шулай ук машина йөртүченең җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлеген киметмәвен билгеләп үтте.

8 июнь көнне гаепләнүчегә хөкем карары укылды. Мәскәү район суды карары нигезендә, Максим Вандышев 9 елга гомуми режимлы колониягә озатылды. Моннан тыш, 3 елга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading