16+

Гаилә корган көнендә Салават "Казанның мактаулы гражданины" исемен алды!

Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Бүген иртән Казан Ратушасында танылган җырчыны бүләкләделәр.

Гаилә корган көнендә Салават "Казанның мактаулы гражданины" исемен алды!

Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Бүген иртән Казан Ратушасында танылган җырчыны бүләкләделәр.

«Бөтен дөньяга татар халык җырын популярлаштырырга омтылган талантлы һәм оста җырчы Салават Фәтхетдинов Татарстан Республикасының һәм аның башкаласының эстрада сәнгатендә лаеклы урын алып тора. Аның күпьеллык хезмәтен югары бәяләп, бөтен дөньяга танылуын исәпкә алып, Салават Зәки улы Фәтхетдиновка „Казанның мактаулы гражданины“ дигән югары исем бирелде», — дип тәкъдим иттеләр тантанада артистны.

Салават Фәтхетдинов шулай ук хәйрияче һәм меценат буларак билгеле. Ул балалар йортларына, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә даими ярдәм итә.

Фәтхетдинов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры. Ул кышкы «Салават» хәйрия автокроссларын оештыра.

Бүген Казанның Мактау китабына шулай ук Казан вертолет заводы ветераны Валерий Карташевның, «ЭНИКС» АҖ генераль директоры — баш конструктор Валерий Побежимовның, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәновның исемнәре кертелде, дип яза Татар-информ

P.s.: соңрак Салават үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә әлеге тантанадан фото куеп, хатыны Ләйсән белән бергә яшәүләренә 33 ел тулуны да хәбәр итте. Котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading