16+

"Гаиләдә киеренкелек туса, улыңның түгел, киленең ягына бас..."

«Кайнана» дип иренең әнисенә бары тик араларында киртә булучылар гына дәшәдер. Ә бер-береңне иң якын күргәндә, ничек инде назлап «әни» дип эндәшмәскә мөмкин?! – дип бер авыздан әйттеләр «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләре. 9 декабрь көнне шушы татлы телле, уңган киленнәрне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында котлау тантанасы булып узды. 

"Гаиләдә киеренкелек туса, улыңның түгел, киленең ягына бас..."

«Кайнана» дип иренең әнисенә бары тик араларында киртә булучылар гына дәшәдер. Ә бер-береңне иң якын күргәндә, ничек инде назлап «әни» дип эндәшмәскә мөмкин?! – дип бер авыздан әйттеләр «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләре. 9 декабрь көнне шушы татлы телле, уңган киленнәрне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында котлау тантанасы булып узды. 

Әлеге чара башында «Ике арадагы матур мөнәсәбәтләр кем зирәклегенә бәйле, киленнекенәме, әллә кайнананыкынамы?» - дигән сорау куелды. Бәйрәм тантанасын ачып җибәреп «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова сүз алды:
– Без барыбыз да хатын-кызлар, кемнәрнеңдер булачак киленнәре һәм булачак кайнаналары. Миңа калса, әлеге сорауда бер якның гына камиллеге җитми, кайнанадан сабырлык һәм зирәклек таләп ителә, ә килен, үз чиратында, тыйнак була белергә тиеш. Шул очракта гаиләдә тигезлек һәм тынычлык була. Өлкәннәребезгә карата хөрмәтле караш – һәрберебезнең әхлакый тәрбия нигезе. Бәйге турында сүз киң араларга таралырга тиеш, чөнки матур татар гаиләләре – ул үрнәк гаиләләр, – дип сорауга җавап та бирде.

Бүләкләү тантанасын Айгөл Бариева, Рөстәм Асаев, Гүзәлем һәм башка талантлы җырчылар матур чыгышлары белән бизәделәр. Гүзәлем үзе генә түгел, ә икенче әнисе – Зөлхия ханым белән килгән иде, ул да тамашачыларны матур җыры белән сөендерде. Зөлхия ханым Миңниханова 1994 нче елда «Киленбикә» бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кергән һәм туган ягына кайтып, шундый чараны Азнакайда да оештырган. Һәм күп еллар үткәч кабаттан әлеге зур бәйге кунагы булуына сөенеп туя алмавын белдерде. 

Күркәм киленнәребез ике номинациядә көч сынашкан: «Икенче әнием» һәм «Килен – кайнана туфрагыннан». Җиңүче дип билгеләнгән гүзәл затларыбызга затлы бүләкләр тапшырылды: Оренбург шәлләре, дипломнар һәм чәчкә бәйләмнәре.

Бәйгенең барлыкка килү тарихына күз салсак… Узган ел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Сөембикә» редакциясе белән берлектә Республика күләмендә «Татар гаиләсе» бәйгесен үткәрде.
– Бөтен районнар буенча бер түбә астында 3 буын яшәүче гаиләләрне эзләдек. Бу бәйгене зур матур итеп уздырып җибәргәннан соң, гаиләдәге җылылык килен һәм кайнаның үзара аңлашулары һәм нәкъ аларның бер-берсе белән әйбәт мөнәсәбәттә булуына бәйле дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки, дөрестән дә, алар арасында татулык булганда гына йорт тулы наз. Һәм без шушы теманы күтәреп алырга булдык та, – диде «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина.
Дөрестән дә, бүгенге көндә бу мәсьәлә аеруча актуаль, чөнки елдан-ел кайнана һәм кайната белән торучы гаиләләр саны кими бара. Ә өлкәннәребез фикеренчә, бары әби-бабайлы, тулы гаиләдә генә балалар игътибар җитмәүдән һич кенә дә тилмерми һәм барлык тәрбия нигезләренә төшенеп үсә.

Бәйгегә барлыгы 40 тан артык эш кабул ителгән, мәртәбәле жюри әгъзаларына иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңелдән бирелмәгән, чөнки һәр язма катнашучының тормышын яктырта һам җылы мәхәббәт хисләре белән тулы. Әмма инде нәтиҗәләр билгеле. Жюри әгъзалары составында булган Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең директор урынбасары, милли тапшырулар редакциясе җитәкчесе Миңназыйм Сәфәровка «Җиңүче буларак билгеләнгән эшләр башкаларыннан нәрсә белән аерыла иде» дигәч:
– Беренче чиратта, ихласлык белән. Әйе, чынлыкта да күп материал кабул ителде, әмма алар арасында тормыштан аерым мизгелләрне яктыртан, аерым матур детальләргә тукталган катнашучы язмалары күңелгә тиде. Гомуми сүзләр белән генә язучылар бик югары бәяләнмәде. Һәм, ни гаҗәп, жиңүче дип билгеләнүчеләр бер авыздан әйтелде, бернинди икеләнүләр булмады, – дип җавап бирде.

Жюрида булган «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: 
– Язмаларда мине килен-кайнана проблемасыннан тыш матур яшәешне сурәтләүләр сокландырды. Тулы тормыш итү өчен, өч буынның бергә яшәве кирәк. Җитешеп бетмәгән тәрбиядә кайнана, кайнатаның роле бик зур. Шур рәвешчә балалар эшкә өйрәнеп үсә, өлкәннәргә хөрмәт һәм ихтирам булдыра. Бабакай һәм әбекәй белән үскән балалар бөтенләй башка төрле.  Һәм алар үзләре үскәчтен дә шундый яшәеш таләп итәчәкләр, чөнки башкача алар тормышны күзалламыйлар да. Шуңа да мондый бәйгеләрнең әһәмияте гаять зур, – дип өстәде.

Республикабызның кайсы төбәкләреннән  генә юк монда җинүчеләр: Әлмәт, Яр-Чаллы, Арча, Казан, Балтач. Катнашучыларның күпчелеге бәйге турында нәкъ «Сөембикә» журналыннан белгән. Аларның һәрберсе диярлек кайнаналары белән 30-ар ел матур тормыш итә, бергәләп балалар тәрбияли. Җиңүче киленнәр арасында инде үзләре дә кайнана булганнары бар, һәм киленнәре белән мөнәсәбәтләр корганда үз кайнаналарыннан үрнәк алуларын белдерделәр! Бүләкләүгә килүче кайнаналардан «Ничек итеп килен белән үз арада җылы мөнәсәбәтләр тудырырга?» – дип сорагач, «Вакытында сабыр була белергә кирәк, без үз балаларыбыз бәхете өчен һәммәсенә әзер», – диделәр. 

Һәр кабул ителгән язма бәхет турында, ләкин ул күктән ишелгән бәхет түгел, ә мөнәсәбәтләр өстендә зур хезмәт, үз холкыңны тәрбияләу һәм тырышлык, зур сабырлык нәтиҗәсендә ирешкән бәхет. Ә бит төптән уйлап карасаң, яхшы килен һәм кайнана булырга беркайда да өйрәтмиләр. Тормыш алып бару серләренә беркайда укытмыйлар. Аның нигезенә олылардан үрнәк алып, аларның гыйбрәтле сүзләренә колак салып һәм бары тик үз тәҗрибәңдә төшенәсең. Язмаларда безнең калебебезгә туры килгән яшәеш, гадәти тормыш яктыртылган. Һәм тантана барышында, ул мәкаләләр берничә телдә нәшер ителеп, ЗАГС бүлекләрендә яңа гаилә корган яшьләргә тормыш серләре ачкычы буларак тапшырылса иде дигән тәкъдимнәр яңгырады. 

Кабул ителгән эшләр белән танышканнан соң, жюри әгьзалары һәр гаиләнең татулыгы нигезендә булган кагыйдәләрне билгеләп чыкканнар һәм аларны бүләкләү тантанасында әйтеп тә уздылар: 
1. Тормышны бәхетле итү өчен иреңнең әнисен ярат.
2. Гаиләдә киеренкелек туса, улыңның түгел, киленеңнең ягына бас.
3. Кайнана, кызларыңа кием алганда,  киленеңнекен дә кайгырт.
4. Гореф-гадәт буенча, килен гаиләгә төшкәч, камыр ризыгы әзерли. Әгәр беренче кабаттан килеп чыкмый икән, син, кайнана, аны тәнкыйтьләмә. «Безнең плитәгә ияләнмәгәнсеңдер, булыр әле, борчылма» диген. 
5. Татар гаиләсенең бәхете татар ашларына бәйле. 
6. Күтәрә алмаслык авырлыклар килгәндә, бергә күтәр.

Кайвакыт килен кайнана өчен үз кызыннан да якынрак кешегә әверелә. Һәм бу юкка түгел, кыз үсеп җиткәч, үз тормышын корырга чыгып китә, ә гаиләгә килгән килен кайнаның уң кулына әверелә. Республикабызда мондый бәйгеләр ешрак оештырылсын, гаилә институты ныгысын, гореф-гадәтләребезгә игътибар елдан-ел тирәнәйсен!

Айгөл Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайда тэрбиялэнгэн бит, анысыда мохим. Доресе, ир баланы (малаенны) ир кеше итеп тэрбиялэргэ кирэк. Тормышларына кысылмаска. Доганны укып утырырга. Барда яхшы була. ЭлхамдулиЛях.

    Мөһим

    loading