16+

Гаиләне туендыра алмагач, егетләр ник өйләнәдер...

Ирем белән акча буенча гел тавыш чыга. Мин өйдә бала белән өйдә утырам. Ирем өчен матур булыйм дип тырышам үземчә: тырнаклар ясатырга йөрим, бизәнгеч, хушбуй алам.

Гаиләне туендыра алмагач, егетләр ник өйләнәдер...

Ирем белән акча буенча гел тавыш чыга. Мин өйдә бала белән өйдә утырам. Ирем өчен матур булыйм дип тырышам үземчә: тырнаклар ясатырга йөрим, бизәнгеч, хушбуй алам.

Шуны да күпсенә инде! Кызлар белән айга бер кафеда очрашабыз. Аны да яратмый. Имеш, мин өйдә ятып акча туздырам. Кредит, ипотека түлисе бар, каян җиткерим, ди. Үзе утырып карасын иде менә декретта! Соң, хәзер дә бизәнмәгәч, 25 елдан ипотека беткәч бизәнү нәрсәгә инде ул?! Гаиләне туендыра алмагач, егетләр ник өйләнәдер...

Укучыбызның әлеге хатына каршы "Шәһри Казан" укучылары социаль челтәрләр аша үз фикерен җиткергән. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Декрет 25 ел түгел. 1,5 елдан чык та эшлә.
Балакаем, тырнакларыңны ясатмый торасың инде. Эшли башлагач ясатырсың. Мескен мужик ипотека түли, әле сина тырнак, кафе кирәк. Тырнаксыз да йөреп була. Да-а-а вот кызлар хәзер... Миллионерны табарга иде.

Ай саен кафега кызлар белан барганчы, тормыш иптәшем һәм балам белән барып карар идем мин...

Ике ир бала үстердем, Аллаһка шөкер. Ике киленем дә декретта тик ятмадылар, өйдә торып, бала карап та әллә нинди һөнәрләр үзләштереп була бу заманда. Дөньяны икәүләп тартканда гына, тәгәри тормыш арбасы.

Син, матурым, бер яктан хаклы да. Әмма тырнаклар ясатмыйча да була бит. Тем более бала үстерәсең. Әгәр ирең аракыга, тәмәкегә акча түкми гел гаиләгә алып кайта икән, ирең бик хаклы. Бала белән каласың килмәсә, нәфесеңне тыярга туры килер, бәбкәм.

Аерылашасың да тырнак буяп, матур киенеп, бала белән бер үзең съёмный квартирда яшисең.
Ну әйтеп тә карадың син, кызый! Шаккаттым. Иреңне берәр айга өйдә бала белән утырт әле, үзең эшкә чык. Ипотека түләргә, иреңә дуслары белән кафега йөрергә, һ.б., һ.б. Үзең бер зарплатаны кая җиткерерсең икән...

Әлбәттә, килешмибез! Нишләсен, банк бассынмыни хатынга удовольствие ясыйм, дип. Ул тырнакны ясатканчы, мужигыңа носки ал, мәгънәсез. Декреттан чыккач ясатырсың, әллә. 25 ел утырмакчы буласыңмы, эшләмичә?

Үлә-ә-әм, нинди үзен яратмаган, мескен хатыннар яза! Маникюр 1000 сум, кафе ну 1500 сум булсын, шуны да бирә алмаса ир, нәрсәгә соң ул??? Бала белән көне буе өйдә утыру җиңел мәллә ул?

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һай энем жаным ,балакаем, бәхетсез булгансың син, бергә жигелеп тормыш йөген тарта белүче яр сайламагансың. Үзем тапкан картам, тешли-тешли тартам дип гомер буе чиләнерсең микән инде?

    Мөһим

    loading