Быел Г.Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителгән язучылар арасында татар прозасына яңа сулыш алып килүче әдип Галимҗан Гыйльман да бар. Бүген ул – безнең кунагыбыз.
– Мин әле «Албастылар» романының «Казан утлары» журналында басылып чыккан чагын хәтерлим. Башкортстанда яши идем, әдәби даирәдәгеләр: «Татар әдәбиятында булмаган нәрсә бит бу!» – дип, аһ-уһ килде. Чынлап та, ул роман татарда беренче... күләмле фэнтези дип әйтимме соң... Ә сез үзегез аның жанрын ничек билгеләр идегез?
– «Албастылар» – минем өчен язмыш әсәре булды. Ә язмышның әйдәүче көче – ничек кенә сәер булмасын, очраклы хәлләр. Мин дә бу әсәрнең тууын, язылуын, дөньяга чыгуын, укучылар күңеленә хуш килүен сизми дә калдым. Ул хәзер минем әсәр кебек тә түгел. Мин хәтта аның жанры хакында сөйләшергә куркам.
Мин үземне реалист язучы дип беләм, бөтен фикерләвем, дөньяга карашым, дөньяны кабул итүем шул юнәлештә бара. Син әйткән «фэнтези» минем иҗатта әсәр тукымасындагы бизәк булып кына яши. Поэтика белән жанр системасын бутарга ярамый. Хыялыйлык, фэнтези моменты «Албастылар»да поэтика дәрәҗәсендә хәл ителә, минемчә.
– Ул роман бит әллә ничә катламнан тора. Маҗаралы фэнтези рәвешендә генә дә укырга мөмкин. Шул ук вакытта мифологик геройлар хәрәкәте тагын берничә катлам хасил итә...
– Чынлап та, «Албастылар» берничә катламнан тора. Әсәрне иҗат иткәндә үк, мин бу хәлне инде аңлап алган идем. Махсус катлауландырмадым, әмма махсус гадиләштермәдем дә. Ничек килеп чыкты – шулай килеп чыкты.
«Албастылар»да мәҗүси катлам бар, ислам белән бәйле мәдәни катлам бар, йолалар, тамгалар системасы бар һ.б., һ.б. Тотемнарның үз тәгълиматы, саннар, төсләр, ымнар мифологиясе... Ә инде иң гади обыватель өчен яисә үсмер бала өчен бу әсәр бер маҗаралы, әмма бик тә куркыныч әкият буларак кабул ителергә мөмкин. Кино төшерүче режиссерга ул психологик триллер тудырыр өчен бай материал бирә ала. Ләкин, кабатлап әйтәм, бу әсәр баштанаяк реализм методологиясенә корылган, кешелек тарихын, татар тарихын ачыклауга хезмәт итә.
– Сезнең әсәрләрдә гайре табигый хәлләр, мифологик катламнар еш күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Гайре табигый хәлләр, мифологик катламнар – минем өчен гадәти иҗат материалы. Иҗат алымнары, поэтика, образлар системасы, тел-стиль чаралары реализмның постмодернистик (метафизик) юнәлешендә әһәмияте бермә-бер арта. Минем иҗат шул юнәлештәрәк хәрәкәт итә. Реаль образ характерына, аның тормышына бераз сер (сихер яисә тылсым) салсаң, укучы әсәр нигезенә салынган фикерне башкачарак, кискенрәк кабул итә. Минем әсәрләрдә чиста миф, уйдырма юк, һәр мифның яисә гайре табигый хәлнең реаль нигезе, аңлатмасы бар. Һәрхәлдә, мин иҗатымны шушы рухтарак алып барырга тырышам.
– Сез бит әле «Татар мифлары» дигән ике томлык та чыгардыгыз. Бу безнең мифларны туплаган беренче тулы җыентык иде бугай. Шуңа тиз арада кибет киштәләреннән югалды. Кабатлап бастырырга уйламыйсызмы?
– «Татар мифлары» – минем әдәби язмышымны хәл итүче хезмәт булды. Нәкъ менә шушы күләмле хезмәтне басмага әзерләгәндә, чәчмә әдәбиятка аяк бастым. Иң элек мине халык ышануларындагы образ-символлар, легенда-риваятьләр, дөнья чикләрен «эһ» тә итми үтеп-сүтеп йөри торган мифик персонажлар... Шулай ук халык иҗаты поэтикасы мине әсир итте, аның моңы, аһәңе, ритмик берәмлекләре, символлары, милли кодлары...
«Татар мифлары» биш китап буларак әзерләнгән иде. Икесе генә дөнья күреп өлгерде. Ул вакытта нәшрият белән уртак сүз таба алмадык. Калган томнарын күпсенделәрме шунда... Аннары, минем бу томнарда фәннилекне шик астына алдылар, ахры. Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, шуны сиздем. Балалар, яшүсмерләр, киң халык катламнары өчен чыгарылган, «хикәяләү» стилендә язылган китапларда һәр миф кыйпылчыгының чыганагын күрсәтү мөмкин түгел иде. Һәр чыганакны телгә алган очракта, бу китаплар ике тапкырга калынаер иде. Һәрхәлдә, бүгенге көнгә кадәр басылып чыккан бер генә китапта да, фәнни хезмәттә дә «Татар мифлары»на сылтама булмады. Шул ук вакытта алдагы материаллар бик җитди фәнни хезмәтләргә, энциклопедияләргә, газета-журнал битләренә күпләп кереп тулды.
Гомерем буе җыйган мифологик картотекам бар. Бу искиткеч бай, тирән дәрья кабат ярларына кайтуымны көтә. Ходай гомер бирсә, киләчәктә «Татар мифлары»н тулысынча, ягъни биш китап итеп бастырып чыгарырга ниятлим. Бу ниятемне гамәлгә ашырырга Хөкүмәтебез яисә милләтче спонсорларыбыз ярдәменә өмет багларга туры килә.
– Сез бөтен жанрда да язасыз. Үзегезгә кайсы якынрак? Ни өчен?
– Бер жанрдан икенчесенә күчеп йөрү миңа ял итәргә, авыр хезмәттән, әсәрдән соң иркен сулыш алырга да ярдәм итә, күрәсең. Кайбер әдәби юнәлешләр, шул ук поэзия, драматургия, хәтта балалар әдәбияты да, әдәби тәнкыйть, фән, мифология дә – төп иҗади юнәлешемә – чәчмә әдәбиятка әзерлек кебегрәк булган. Һәр жанр формасыннан ниндидер сыйфат алып прозаны баетырга, аны үзенчәлекле итәргә тырышканмын... Ни өчен прозамы? Мин бу иҗат юнәлешендә яшәү фәлсәфәсе таптым. Олы язмышларны, кешенең чын рухиятен, асылын, аның мөмкинлекләрен, омтылышларын, өмет-хыялларын шушы иҗат төрендә хакыйкатькә якынрак торып сурәтләргә җай таптым.
– Жанрлар дигәннән... Бүген кайсы жанр үтемле дип саныйсыз?
– Бүген мине эпик иҗат төрендә ике жанр ныграк җәлеп итә: новелла һәм бәян. Новеллада көчле интрига, ахырга чаклы ачылып бетми торган сер, көтелмәгән финал, җете образлар, күпмедер дәрәҗәдә романтик рух әсир итә, ә бәян – повесть белән хикәя жанрлары уртасында торган чәчмә жанр формасы буларак кызык. Анысында гомернең бер хәлиткеч борылмасы гына түгел, геройның язмышы да күзаллана. Ялыктырмый. Вакыйгалылык көчле. Хыялый сюжет, романтик рух шулай ук мөһим...
Ләкин... шуны да әйтергә тиешмен: мәңгелек темалар, очсыз-кырыйсыз фәлсәфәләр, олы язмышлар барыбер романнарда ачыла.
– Әдәби әсәрне, гадәттә, тормыштан алына диләр инде. Ә менә әсәрләрегездәге күренешләрнең яки фаразларның тормышта кабатланганы булдымы?
– Бу сорауга рәхәтләнеп фикер йөртергә була. Рәхмәт, әлегә мондый сорауны биргәннәре юк иде. Чынлап та, кызык бит: иң элек әдәби әсәр иҗат ителә, аннары, күпмедер вакыттан соң, тормышта шушы вакыйгалар белән очрашып, шаккатып йөрисең... «Албастылар» – тулысынча хыял җимеше иде, әмма мин ул мари урманнарын, андагы аланнарны, ул аланнардагы урман затларының, качкыннарның утарларын карап йөрдем. Авыл кешеләрен ис-акылларыннан яздырып, үзләренә алып китә торган булганнар... «Китек ай» повестендагы вакыйгалар да тормышчан булып чыкты, үзе дә белми, үз баласын уллыкка алган ике очрак хакында тәфсилләп сөйләгәннәр иде... «Ана сүзе», «Карындаш», «Гөлләр дә елый», «Күңел күзең күрәме?» һәм башка хикәяләрдә дә тормышта үз вакыйгаларын таптылар... Шулай килеп чыга: иҗат ителгән язмышлар соңыннан, тормышка сикереп төшеп, үз гомерләре белән яши башлыйлар...
– Бүгенге заман иҗат өчен бик уңайлы түгел дигән фикерләр бар...
– Һәр заманның үз әдәбияты. Бүгенге чор да әдәби иҗат өчен кызык дип уйлыйм. Иманны югалту чорлары кебек (узган гасырның 90нчы еллары, мәсәлән), иман эзләү чоры да кызык. Бүген шундый чор. Иң кызыгы бу да түгел әле, иң кызыгы – һәркемнең үз иманы. Кеше, тамагы туйгач, акыл сата башлый. Акыл сатучы бәндә образы нишләп кызык булмасын?! Ул әле сәясәтче, чиновник булса яки берәр дин әһеле булса?
Бүгенге яшьләр кызык. Әлегә кадәр без ул яшьләрнең заманча образын тудыра алганыбыз юк. Реаль дөньядан виртуаль дөньяга инде бүтән кайтмаска китеп барган буын хакында, 20-25 яшьтә бизнесның бөтен баскычларын үтеп өлгергән галәми акыллы егетләр, кызлар хакында, таш калалардан, тимер-томырдан ваз кичеп, кара урман эчендә коммуна төзеп яшәүче табигать балалары хакында, ташландык авылына кайтып, кабат өй салып кергән, мәчет төзеп куйган, шунда яшәргә калган татарлар хакында, тагын бик күп нәрсәләр хакында язасы бар әле безнең.
– Үз укучыгызның кыскача портретын төзи аласызмы?
– Укучымның портреты? Акыллы, хисле, чама белән генә дуамал, таләпчән, иманлы-динле, бераз гына мәҗүси (туган нигезенә, ата-анасына илаһилаштырып, табынып бага), мәхәббәтне дин дәрәҗәсендә кабул итә, үксеп елый ала, рәхәтләнеп көлә белә, дөньялыктан (димәк, әдәби әсәрләрдән дә) серләр эзли, бу серләргә ышана, шушы серләр белән үз язмышын сыный башлый... Ул инде «Алхимик», «Минем исемем Кызыл» әсәрләрен укыган, әмма аларга караганда да татар язучыларының әсәрләрен өстенрәк куйган, чын милли рухлы, татар телендә укый, уйлый, сөйләшә... Менә бу зат – минем укучым була инде.
– «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?
– Иң кызыгы шунда: бүген укучының зәвыгын укучы үзе билгели, чөнки укучы үзе котырынып яза башлады... Махсус шөгыльләнгәнем булды, – бүген социаль челтәрләрдә, шәхси газета-журналларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган 500ләп каләм әһеле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Бу сан – Берлек әгъзалары саныннан да күбрәк. Ә бит иң күп тираж – шушы челтәрләрдә, шушы газета-журналларда. Мин бу күренешнең бер дә начарлыгын күрмим, иҗат шаукымына бирелгән татарларыма сокланам гына. Әмма үкенеч тә бар: профессиналь әдәбият икенчерәк планга күчә бара, димәк, «әдәби зәвык» мәсьәләсе актуальләшә...
Бу чор узар, укучы, мин тасвирлаган сурәттәге укучы, зур әдәбиятка әйләнеп кайтыр дип уйлыйм. Әмма моңа бераз вакыт кирәк булачак, буыннар алмашынуы да үз эшен эшләргә тиеш... «Укучы зәвыгы»н күтәрүнең тагын бер шарты – без, әдипләр, үзебез яхшырак язарга, активрак булырга тиеш. Иң мөһиме, «элитар әдәбият» белән кирәгеннән артык мавыгып, укучы зәвыгыннан, аның күңел ихтыяҗы белән бәйле рухи таләпләреннән аерылмыйк, газиз халкыбыз, туган җиребез, туган телебез, милли рухыбыз, милли мирасыбыз, йола, моң кебек имани төшенчәләрнең образлы рәвешләрен әсәрләребезнең идея-тематик тукымасына бертуктаусыз тукып торырга онытмыйк...
– «Илһам килү» дигән төшенчә бар. Сез аңа ышанасызмы?
– Ышанам. Әмма аны чакыра белергә дә кирәк. Сиңа килсен өчен, күңелеңдәге уңдырышлы туфракка төшәчәгенә ышандыра белергә дә кирәк дип уйлыйм. Инде җитдирәк сөйләшсәк, ИЛҺАМның янына үзең бару чарасын табарга кирәк. Минем үземдә иҗади фикер, идея, вакыйга, язмыш «гөлт» итеп кабынып куя, сирәк кенә төштән килеп керә. Аннары мин аның белән «эшли башлыйм». Бик җиңел, рәхәтлек кичереп, шатланып, рухланып эшләгән чакларым була, әмма бик авыр, әрнүле, борчулы, хәтта каргышлы, тәүбәле чакларым да була, алары йөрәгемдә җөйләр калдыра. Ничек кенә булмасын, көчәнеп эш башларга яратмыйм. Минем өчен илһам – тылсымлы, магик бер халәт, бу халәт сер тудыра, ә сер ул – иҗатның төп чыганагы.
– Сезнең «Тәкъдиргә юл», «Ходайга бүләк» дигән җыентыкларыгыз быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Бу җыентыклар кайсы ягы белән үзенчәлекле, әһәмиятле?
– Г.Гыйльманов дигән язучыны аңлар өчен укучы, һичшиксез, шушы китапларны укырга тиеш. «Албастылар»дан, «Оча торган кешеләр»дән башка минем тагын бер дөньям бар бит. Шушы кечерәк жанрларда тудырган дөньям. Аларда мин кешенең, татарыбызның асылына романнарга караганда да ныграк төшенергә тырышам. Мин бүгенге проблемаларга ябышып, «ах» итеп, зарланып ятмыйм, шушы проблемаларның сәбәпләрен ачыкларга омтылам. Яисә аннан чыгу юлын күрсәтәм. Әлбәттә инде, әдәби интрига аша, фәлсәфә аша, кайчакта мифология, ышану яисә дини тәгълимат аша... Рух – мине кызыксындырган иң төп нәрсә шул. Иҗат кредосы исә китапларымның исеменә үк чыккан – «Тозлы яңгыр» (ТАБИГАТЬ), «Тәкъдиргә юл» (ЯЗМЫШ), «Ходай бүләге» (ГОМЕР), «Һәркемнең үз догасы» (КЕШЕ) һ.б.
Комментарийлар
0
0
Рәхмәт.бик кирәкле.уңышлар
0
0