12 март көнне татар әдәбиятының күренекле классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел булды.
Скопировать ссылку
12 март көнне татар әдәбиятының күренекле классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел булды.
Ярый әле, башкалабызда аның исемен йөртүче 17нче татар гимназиясе бар, аның каршында әдипкә бюст та куелган. Чәчәкләрне кая салырга белми аптырап йөрер идек, алайса. Шактый кызыклы экспонатлары булган музее да бар әлеге уку йортының. Һәм ул, ни кызганыч, Татарстанда бердәнбер.
1997елның 14 мартында әлеге бөек шәхеснең 110 еллык юбилее уңаеннан гимназия базасындагы бу музей яңартылган. Бу бинада элек 89нчы татар мәктәбе эшләп килгән. Музейның нигез ташларын аның директоры Вазыйх Надреев салган. Анда язучының тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә караган 100дән артык документ, фотосурәтләр, күчермәләр, әдипнең төрле елларда чыккан басмалары, хәтта үзе исән чагында дөнья күргән китаплары да бар. Әмма шәхси әйберләре сакланмый.
Чөнки алар Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Галимнәр, язучылар белән кызыклы очрашулар еш уздырыла биредә. 2007 елдан башлап, ике елга бер тапкыр Г. Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция үткәрелеп килә. Анда татар, рус, инглиз телләре, татар әдәбияты, тарих, табигать фәннәре секцияләре эшли. Башлангыч сыйныф укучылары да катнаша ала. Шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә. Шактый кызыклы эшләр була. Әдипнең "Алмачуар" хикәясен ныклап өйрәнеп, эзләнә торгач, әлеге әсәрнең әдипнең туган ягындагы вакыйгага нигезләнеп язылганын белгәннәр. "Алмачуар" кушаматлы ат чынлыкта да булган. Хикәянең прототиплары булып Солтанморат кешеләре һәм әдипнең туганнары тора икән.
Әлеге гимназиядә талантлы әдипнең рухын шатландыру өчен шактый эшләр эшләнелә. Менә быел да "Ир егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар" дигән балалар иҗаты эшләре күргәзмәсе оештырганнар. Туган көне, ягьни 12 мартта гимназия каршындагы бюстына чәчәкләр салу да бу уку йортындагы матур традицияләрнең берсе. Ә инде быел бу эшкә язучылар: Рифат Җамал, Солтан Шәмси, Рафис Корбан, Хәбир Ибраһим, Ләбиб Лерон, Фәүзия Солтан, Йолдыз, мәдәният министрлыгыннан Айрат Фәйзрахманов та катнашкач, тагын да тантаналырак төс алды. Язучы Солтан Шәмси музейга әдипнең Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда үзе тәрҗемә иткән хикәяләр китабын бүләк итте.
Гимназия каршындагы бюстны яңарту турында да сүз чыкты. Монысы да бик урынлы. Татарстан респубикасын төзүдә катнашкан, аның нигезен салышкан классик әдибебез зуррак, матуррак һәйкәлгә дә лаек ич инде. Алдагы юбилейга кадәр (алданрак булса тагын да әйбәт) булсын иде ул.
Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы аның туган ягы Башкортстанда да бәйрәм. Авыргазы районы Солтанморат авылы музеенда Уфадан һәм Казаннан килгән зыялылар аны бергәләп билгеләп үтте.
Комментарийлар