Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арасында үсемлекләрнең кечкенә үсентеләрен (микрояшеллек) ашау популярлашып китте. Шуларның берсе – Казанда яшәүче Галья Гатауллина. Әйе, баштарак мин дә Галия исемледер дип уйлап куйган идем.
Имәндә икән чикләвек. Гальяның әтисе – татар, ә әнисе рус милләтеннән. Кызына исем сайлаганда әтисе Галия исемен нигез итеп алып, бу исем фәкать аңарда гына булсын дип, и хәрефен нечкәлек билгесенә алыштырган. Менә шулай итеп Галья бердәнбер исемне йөртүче булып чыкты. Һөнәре буенча ул - халыкара мөнәсәбәтләр белгече. Моннан тыш, маркетолог та, психолог та, табигый ташлардан бизәнгечләр дә эшли. Орлык үсентесен ашау идеясе исә аңа әни булгач килә.
– Бу хакта интернеттан укыганым да бар иде, әмма укыдым да оныттым. Узган елны “ТикТок”та шуның турында ролик күрдем. Анда бер сити-фермер (шәһәр җирендә продукт җитештерү белән шөгыльләнүче кеше – Ред.) микрояшеллекне өй шартларында да үстереп булуын һәм аларның файдасы турында сөйләде. Моның белән бизнес эшләп булуын да әйтте. Бу вакытта декрет ялында идем. Өстәмә керем турында да, аннан да бигрәк балаларымның һәм гаиләмнең сәламәтлеген уйлап, тирәнрәк кызыксына башладым. Микрояшеллек ул – тәмләткечләр, яшелчә һәм кыяклы культураларның кечкенә үсентеләре. Шытым да, зур үсенте дә түгел, якынча өч-биш сантиметрга кадәр үскән, ике чын орлык өлеше яфрагы чыккан үсенте ул. Бу үсемлекнең иң көчле, алай гына да түгел, витаминнарга, макро- һәм микроэлементлар бай вакыты. Игътибар иткәнегез бардыр: ташны тишеп чыккан үсентеләр дә була. Гомумән, алар тишелеп чыккач та, җилгә, эссегә, салкыннарга каршы тора-тора үсәргә омтылалар һәм шушы фазаны иң көчле вакыты дияргә була. Микрояшеллек җиңел үзләштерелә һәм организмыбыз аны эшкәртү өчен энергия сарыф итми. Тик моның турында бик аз кеше генә белә. Югыйсә аны борынгы греклар, кытайлылар да ашаган. Ул вакытта, үзегез беләсез, аерым витаминнар сатылмаган. Алар исә кирәкле мөһим элементларны табигатьтән алганнар. Кемдер, суган белән петрушканы ашыйм, шул җитә дип уйлый. Зур булып үскән яшел үсемлекләргә караганда, микрояшеллектә кыйммәтле элементлар берничә тапкырга күбрәк. Мине ул вакытта иммунитетны ныгыта, организмны чистарта торган рукола, мизуна, горчица, редис, кәбестә, брокколи, борчак, кориандр, пажитник җәлеп итте. Хәзер дә шуларны үстерәм. Алар файдалы гына түгел, ризыкны да бизәп торалар, – ди Галья.
Микрояшеллек үстерү өчен борчак, кукуруз, көнбагыш, редис, кәбестә, тәмләткечләрдән рукола, базилик, мизуна, горчица, кыяклылардан солы, бодай орлыгын кулланырга була. Алар бик күп төрле һәм һәрберсенең үз тәме, исе бар. Орлыкларның кибеттә сатыла торганнарын кулланырга кирәкми, алар авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртелгән була, һәм киресенчә зыян гына китерергә мөмкин, дип кисәтә яңа танышым. Микрояшеллек өчен махсус сатыла торганнарын алырга кирәк.
Галья сидерат өчен чәчелә торган горчицаны кулланып караган булган. Бердән, ул тәмсез, икенчедән, тишелеше дә начар икән. Сертификацияләнгән орлыклар тиз һәм яхшы тишелә һәм бик тәмле ди.
– Орлыкларны махсус савытларга кокос субстратына чәчәм. Билгеле бер температура һәм дымлылыкны тотарга тырышам. Махсус яктырткыч сатып алдым. Фәкать үзебез эчә торган чиста суны гына сибәм. Яшеллекнең үсүен күзәтү бигрәк тә балаларга кызык. Алар аеруча яшел борчак үсентесен яратып ашый. Баллы ризыкларны гына тәмле дип белгән хәзерге буын балаларына яшеллекнең никадәр файдалы булуын белеп үсү мөһим. Кызганыч, үсентене түгел, гади петрушка, укроп белән яшел суганны да ашамый алар. Редис, горчица, брокколи көчле антиоксидант булып тора, чөнки аларда иммунитены күтәрә һәм организмны яшәртә торган С витамины күп. Микрояшеллекне көн саен ашаган очракта ул организмны чистарта, иммунитетны ныгыта, шикәр авыруы, остеопороз, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә, начар холестеринны чыгара, кан басымын, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Микрояшеллекне бигрәк тә өч төрле категория кешеләргә: иммунитеты төшкән, еш авырый торган, бавыр һәм бөерләре белән проблема булганнарга, ябыгырга теләүчеләргә; спортчыларга һәм профилактика максатыннан, шул исәптән балаларга ашарга кирәк дип уйлыйм, – ди әңгәмәдәшем.
Микрояшеллекне фәкать чи килеш кенә кулланырга кирәк, чөнки термик эшкәрткәндә витаминнары югалачак. Теләсә нинди ризык белән ашый аласыз. Салатка, ашка кушарга, бутербродка куярга, ит һәм балык ризыклары янына салырга була. Гальяның балалары редис, борчак, горчица үсентеләрен көн дәвамында үзләрен генә дә ашый икән.
– Минем үземә бу хобби бик ошый башлады, аның турында бөтен җирдә сөйләргә тырышам. Шуннан кечкенә генә бизнес ясап булуына да инандым. Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар рационында микрояшеллек һичшиксез бар. Берничә ресторан белән хезмәттәшлек итәм. Аларга ашарга яраклы чәчәкләр үстереп бирәм. Башкаларга дөрес итеп тукланырга булышуы белән бәхетлемен. Теләгән кеше үзе дә үстерә ала, аның өчен кибетләрдә бөтен кирәкле нәрсә дә бар, – ди Галья.
Рукола үсентесе эфир майларына, витамин комплексына бай, аңарда минераллар һәм каротин бар. Йод белән С витаминына бай булуы белән дә аерылып тора. Руколада шулай ук А, В, РР, С, Е, К витаминнары, магний, бакыр, цинк, селен, тимер, натрий, кальций, калий, марганец, фосфор, йод, селен кебек микроэлементлар да бар. Шуның белән организмдагы алмашу процессларын яхшырта, гемоглобинны һәм иммунитетны күтәрә, нерв системасын, кан тамырлары тышчасын ныгыта, кандагы шикәр күләмен киметә.
*
Санго редисы A, B1, B2, B6,B9, C, E и K, РР витаминнарына, калий, кальций, тимер, натрий, магний, фосфор, цинкка, шулай ук клетчатка, хлорофилл, эфир майларына, аминокислоталарга, ферментларга бай. Редис үсентесе йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, атеросклерозны булдырмый калырга булыша.
Комментарийлар