16+

Гамил Әсхәдулла сарымсакның яшел сабагына куана, Әлфинә Әзһәмова бакча эшеннән кача?!

Быел яз соңлап килсә дә, халыкның күпчелеге инде бакчада эшләрен төгәлләп килә диярлек. Кайсы якларда нәрсә утыртып өлгерделәр икән? «Шәһри Казан» шул турыда кызыксынды.

Гамил Әсхәдулла сарымсакның яшел сабагына куана, Әлфинә Әзһәмова бакча эшеннән кача?!

Быел яз соңлап килсә дә, халыкның күпчелеге инде бакчада эшләрен төгәлләп килә диярлек. Кайсы якларда нәрсә утыртып өлгерделәр икән? «Шәһри Казан» шул турыда кызыксынды.

Гамил Әсхадулла, «Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе:
– Инстаграмга куйган видеодан күргәнсездер, бабай белән 12 рәт бәрәңге утыртып куйдык. Ел да шулай эшлибез һәм, беренчеләрдән булып, яңа бәрәңге ашыйбыз. Бәрәңгенең калган өлешен – соңрак, май ахырына таба утыртабыз. Кишер чәчтек, көздән утырткан сарымсакның яшел сабагы баш төртте инде. Теплицадагы помидор белән кыяр тиздән уңыш бирә башлаячак. Бар нәрсәне дә үзебез утыртырга тырышабыз. Бакчаның мәшәкате күп, әмма ярдәм итешәм диючеләр юк түгел. Күмәкләп эшләгәндә, авырлыгы сизелми дә.

Әлфинә Әзһәмова, җырчы:
– Бакчам юк, кирәкми дә. Бик сирәк кеше генә мул уңыш үстерә ала. Кышын кибеттә дә минем белән чиратта җәй буе бакчасында казынган кеше басып тора. Кирәкле яшелчә-җимешне сатып алу очсызракка чыга.
Тормышта һәр кешенең яраткан шөгыле була. Кечкенәдән бакчаны яратмадым. Кайберәүләр бит утырткан уңышының үскәненә сөенеп, шуннан ямь табып яши. Пенсиягә чыккач та,бакча мине кызыксындырыр дип уйламыйм. Башка күңеллерәк эшләр җитәрлек!

Гөлнара Гыймаева, укытучы, Актаныш районы:
– Бакчага май башында ук чыгабыз: җыештырабыз, казыйбыз, тырмалыйбыз... Иң беренче булып, өй алдына чәчәкләр утыртабыз. Ел да 9 май көнне бәрәңге утырта идек. Быел кар бик соң гына эреп бетте, шуңа күрә бу эшне май уртасына күчереп торырга булдык. Салкын һәм юеш җиргә бәрәңге күмеп куюдан ни файда? Барыбер үсә алмый интегә.

Халит Биктимеров, механизатор, Биектау районы:
– Интернет аша Германиядән яңа төр бәрәңге орлыгы алдык. Тәмле кызыл бәрәңге булырга тиеш. Янәсе, рестораннар өчен махсус сорт. Күп түгел ул, бер чиләк кенә. Шуны ярып утыртырга иде. Аны утыртканда, һава торышы 15 градустан да төшмәскә тиеш, шунлыктан көннәрнең яхшылап җылынганын көтәбез. Чөгендер белән кишерне күптән чәчтек, өйдәге үсентеләрне дә теплицага күчердек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading