Шәһри Казан

Гарасат Мамадыш районы Югары Кыерлы һәм Ташлык авыллары зиратын мәхшәр иткән (ФОТОЛАР)

Кыерлының зиратына керерлек тә түгел, ишегенә агач ауган. Ташлык зиратында хәлләр тагын да куркынычрак, өр-яңа чардуганнар агач астында калган

"Авылга кайтышлый Югары Кыерлы һәм Ташлык авылларының зираты аша үттем. Биредә бик нык давыл узган. Юлларда агач ботаклары ята. Ике зиратка да давыл шактый зыян салган. Кыерлының зиратына керерлек тә түгел, ишегенә агач ауган. Ташлык зиратында хәлләр тагын да куркынычрак, өр-яңа чардуганнар агач астында калган. Давыл Кыерлы авылы фермасының түбәсен дә куптарып аткан", дип искәртә "ШК" хәбәрчесе Эльвира Шакирова.

Алла сакласын!

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: