16+

Гасырлар хикмәте

Ишегалдындагы карны һәркем бер дә үкенмичә энҗе һәм алтынга, ягъни асылташларга алыштырыр иде. Бу дөнья кояш астындагы кар кебек: ул юкка чыкканчы эри, а алдагы мәңгелек тормыш – асылташ шикелле: ул беркайчан да бетмәячәк...

Гасырлар хикмәте

Ишегалдындагы карны һәркем бер дә үкенмичә энҗе һәм алтынга, ягъни асылташларга алыштырыр иде. Бу дөнья кояш астындагы кар кебек: ул юкка чыкканчы эри, а алдагы мәңгелек тормыш – асылташ шикелле: ул беркайчан да бетмәячәк...

***
– Акча укымышлы кешенең йөрәгенә тәэсир итәме?
– Әгәр акча кешенең йөрәгенә тәэсир итә икән, димәк, ул укымышлы түгел.
(Әл-Газали)
***
Гадел булмаган, явыз патша ихлас бер дин әһеленнән: «Гыйбадәтнең кайсы төре иң яхшысы?» – дип сорагач, тегесе болай дигән:
– Синең өчен ярты көн йоклау хәерле булыр, чөнки шул вакыт дәвамында булса да башкаларга зарар китермәс идең.
(Әс-Әссәгъди)
***
Кешенең дин белемен аңлатучы остазы булмаса, аның остазы шайтан булачак.
Аллаһка чын күңелдән ышанган кешенең йөрәге кимчелексез матур яктырткыч кебектер. Хәтта фәрештәләр дөньясын нурландырып торган мондый йөрәккә бу дөнья (һәм аның проблемалары) караңгылыгы куркыныч була аламы соң?
(Баязид Бистами)
* **
Иманны ныгытып була, әгәр түбәндәге өч пәрдәне күңелеңнән алып ташлый алсаң:
– Нәрсәгәдер ия булудан рәхәтлек тою.
–  Нәрсәнедер югалтудан үкенү.
– Үзеңне мактаудан ләззәтләнү.
(Ибраһим ибне Әдһәм)
* **
Әгәр кемдер сиңа бик матур, кыйммәтле баш киеме бүләк итсә, син аңа шушы юмартлыгы өчен рәхмәтле булмас идеңмени? Әмма шушы матур бүрекне киярлек башны сиңа бушка биргән Яратучыга тагын да күбрәк рәхмәтле булырга кирәктер бит?!
(Шәйх Мозафар)
***
Әгәр игътибарыңны Аллаһка юнәлдергән мәлдә кешеләрнең тупаслыгы сиңа тәэсир итми икән, димәк, син затлы холыкка ия булган лаеклы кеше.
(Әл-Хәллаҗ)


Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading