Узган атнада тугызынчы тапкыр Гайдар форумы узды. Үзләренең алдынгы күрсәткечләре белән регионнарның һәм дәүләтнең социаль-икътисади үсешенә тәэсир ясаучыларны берләштергән әлеге чара быел «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» дип аталды һәм анда 15,4 мең кеше катнашты.
Бу рекордлы сан һәм узган елгысыннан 1,5 тапкырга артыграк икән. Чит илдән килгән экспертларны карасак (алар быел 12әү булган), аларның географиясе АКШ белән Канададан Кытай һәм Европа ягына күченгәне күренә.
Форумның пленар дискуссиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында федераль үзәк һәм регионнар арасындагы финанс мөнәсәбәтләрендә бернәрсәне дә үзгәртмәүне сорады. «Минем үтенечем – биш ел бернигә дә тимәгез. Куйдыгыз икән – биш ел эшлик. Һәм мин күпме керем эшли алуыбызны аңлармын», – диде Президент үзенең чыгышында һәм федераль үзәкнең керемгә 1 процент салымны үзенә алуы турында искә төшерде. Регионнарга вәкаләтләрне тапшыру турында ул аларны күбрәк ышанырга чакырды.
Президент 2017 елгы Гайдар җыенында да, төбәкләргә субсидияләрне башкаларның дотациясен кисү бәрабәренә түгел, ә федераль казнаны баету юлы белән бирергә кирәк, дип кистереп әйткән иде. Ә аңа хәтле, 2016 елның азагында, ул шулай ук Мәскәүнең алга киткән төбәкләргә төрле программалар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартырга җыенуын тәнкыйтьләде.
Гайдар җыеныннан соң кайбер басмалар Татарстанны Татария генә дип атап, аның башлыгы (Президент дигән сүз шулай ук «онытылып» калган булса кирәк) киң фикер алышуларга этәрде, аның хәтта федераль хакимиятне провокацияләве турында фикерләр дә булды, дип язды. Мәгълүм булганча, Россиядәге 85 регионның 12се генә донор булып тора һәм шуларның берсе – Татарстан. Республика исәбенә алты-җиде регион җан асраганда ярый, ә үзеңә дә калдыру турында сүз катса, үзәк басмалар бу хакта гәп куерта башлый, күңелләренә хуш килеп бетми бугай. Бу очракта алар Россия Президентының узган ел ахырындагы матбугат конференциясендә әйтелгән сүзләрен китереп куялар: кеше Россиянең төрле почмакларында яхшы яшәсен өчен, регион-донорлардан тигез бүленеш булырга тиеш, ә алар бездә – 12әү.
Әлеге модельне төзегәндә, бу вакытлыча гына, артта калган регионнарны аякка бастырышабыз да, аннан соң һәркем үзен генә карый башлаячак дигән фикер яңгыраган иде. Әмма ул вакытлыча дигәннәре күп очракта даимигә әверелә. Барыбер тартып алачаклар икән, ул акчаны эшләп торудан ни мәгънә? АКШта, мәсәлән, штатларның үзләре эшләп тапкан акчаның бер өлеше оборона өчен генә үзәккә китә, кануннары һәм хезмәт хакларының күләме буенча штатлар бер-берсеннән аерыла. Океан артында федерализм принциплары белән яшиләр икән. Форумда катнашкан «Роснано» башлыгы Анатолий Чубайсның да: «Федерализм кирәк инде, Конституциянең нигезендә шул ята, алдыбызга «Россия федерализмын торгызу» дигән максат куярга», – дип белдергәненә дә ышанасы килә, аңа бит океан артында гына булырга димәгән.
Форумда әйтелгәннәрдән соң үзәк басмалар гына түгел, җирле телеграммерлар да үзләренең каналларында көчле фикер алышулар башлап җибәргән. Узган елгы вакыйгаларның дәвамын күрергә теләүчеләр, аның икенче дулкыны булыр дип көтүчеләр юк түгел, күрәсең. Драмаларга тулы әлеге фаразларны укып карасаң, бездә иртәгә үк Кояш сүнәр дә, дөнья бетеп куяр төсле. Телеграммерларга тырнак астыннан кер эзләп, үзләрен Вангадай хис итеп фаразлап, паровоз алдыннан чабарга омтылу кирәкме икән? Гайдар җыены – гадәти фикер алышу ул һәм Президентның әйткән сүзләре сәяси-икътисади фикер алышу кысаларына кергән. Тиздән булачак сайлаулар алдыннан әлеге тезисларның актуальлеге арта һәм Татарстан мондый идеяләрне җиткерергә хокуклы. 2017 ел азагында Казанда Россиянең финанс министры Антон Силуанов катнашында узган коллегиядә дә шул ук сүзләр яңгыраган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар