Мари Эл республикасының татар төбәге тарихын өйрәнүчеләре авыл тарихы белән беррәттән, милләттәшләребез күпләп яшәгән районнары халкының мирасы һәм көнкүреше буенча да эзләнүләр алып бара.
Бу эшкә оешмадагы хезмәт ветераннары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары һәм күптәннән мөселман дөньясында танылып өлгергән Урмат нәселенең вәкилләре зур өлеш кертә.
Республикабызда яшәүче һәм кайчандыр анда туып-үсеп, чит төбәкләрдә иҗат итүче татарларыбызның беренче тапкыр әдәби язмаларыннан җыентык чыгу да зур шатлык булды. «Чык тамчысы» дип аталган әлеге китапка Медведево районы татар төбәген өйрәнүчеләр бүлеге җитәкчесе Фирзия апа Сабирҗанова, проектның авторы һәм басманың мөхәррире буларак, шигъри һәм чәчмә әсәрләрне уңышлы гына тарихи мәгълүматлар белән берләштерә алды. Рецензия язучы Роберт ага Миңнуллин бу китапны «әдәби һәм мәдәни энциклопедия» дип бәяләде. Тәкъдим итү кичәсенә Татарстан кунаклары да чакырылган иде.
...2019 ел – антифашист «Идел-Урал» оешмасының көрәшчесе, Муса Җәлилнең дусты якташыбыз Гайнан Кормашның тууына 100 еллык юбилей елы. Аны да зурлап уздырдык. Бу чарада чыгышыбыз музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Һаман кәгазь белән генә утырып эшләү ялыктыра бит.
Минем өчен Гайнан Кормашның шәҗәрәсен тулыландыру бик мөһим. Чөнки нәсел агачының бер ботагында бабаемның әтисе – Шәриф Кормашев тора. Бу токым муллыкта яшәгән. Аның вәкилләре җир биләүчеләр булган, Мари-Төрәктән ерак түгел Холодный Ключ дигән авылда су тегермәне тотканнар һәм атланмай җитештерә торган ике цехлары белән халыкка хезмәт күрсәткәннәр.
Тирәнрәк кереп китсәк, һәрберебезнең нәсел җебенең берәр тарихи шәхескә килеп тоташуы ихтимал. 1970 елларда ук төзелгән шәҗәрәбезне җәелдергән Васил абыем, компьютер программасын кулланып, Гайнан Кормаш нәселенең Чыңгызханга килеп тоташканын исбатлады. Билгеле, туганнарыбызның күбесендә бу ачыш елмаю гына уятты. Ә бит бик мөмкин моның булуы.
Кормаш ыруы вәкиле буларак, нәселебезнең язмышы бик аянычлы икәнен белсәм дә, мин горурлык хисе белән яшим. Шушы тойгы мине ерак әби-бабаларыбызның язмышын төгәлрәк өйрәнергә этәрә.
Соңгы конференциядә бер төбәкне өйрәнүчебез, быелгы елны республикада Гайнан Кормаш елы итеп игълан итәргә, дигән фикер белән чыккан иде. Ләкин бу тәкъдим шушы урында туктап калды. Тарихны өйрәнүчеләр кызыклы фактларга бик еш юлыгалар. Әмма алар гади халыкка барып җитә алмый, чөнки теге яки бу мәгълүмат кайсыдыр бүгенге түрәнең нәселенә кагылышлы булып чыга.
Минемчә, республикабызда татар туризмын үстерүнең потенциал мөмкинлекләре зур. Бездә табигый ресурслар бик үзенчәлекле һәм татарларның тарихи-мәдәни мирасы бай.
Оешмабыз эшли, тырышабыз. Кимчелекләрне дә, мөмкинчелекне дә күрә беләбез. Тик без сүздә генә көчле. Матди чыгымнар турында сөйләшкәндә, ниндидер түрә, җитәкче белән очрашканда татар төбәген өйрәнүчеләрнең сүзе әлегә үтемле дип әйтеп булмый. Дәүләт тарафыннан яклау булса, файдасы барыбызга да тияр иде.
Сания Газизҗанова, Мари Эл республикасы төбәкне өйрәнүчеләр татар җәмгыяте җитәкчесе, Йошкар-Ола.
Редакциядән. «Чык тамчысы» дигән бу саллы җыентыкта Гайнан Кормашның шигырьләре дә урын алган. Укып карап сокландык та, аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Нинди ихлас, самими җаннарны әрәм иткән сугышка карата нәфрәт уята алар.
Даниямә
Их, Даниям, белмим, акылым җитми.
Су кызымы син күлдә йөзүче?
Әллә күктән иңгән фәрештәме
Саф мәхәббәт алып килүче?
Әйт, Дания, әйт кайда үстең,
Кайдан алдың шундый матурлык?
Диңгез кебек зәңгәр тирән күзләр...
Карар идем – җитми батырлык.
Яза алмыйм артык. Акылым җитми
Сүз табалмыйм сине мактарга.
Әгәр әйтсәң мин синеке диеп,
Мин әзермен алга барырга
Карамыйча җилгә-давылга.
Зур урманнар, ерак илләр аша
Эзләр идем сине ал таңда.
Шуның өчен көям ут-ялкында –
Мәхәббәтем калды Ватанда.
Ул мәхәббәт тагын дөрләп кабыныр,
Әгәр кайтсам туган якларга.
Ә бу юлларны Гайнанның сөйгән кызы Дания аның батырларча һәлак булуын ишеткәч язган.
Гайнанга
Бәрәңгедә күпме эзләсәк тә,
Гайнан йөргән эзләр табылмас.
Муса дусты, якташ,
яшь шагыйрьне
Безнең кебек беркем сагынмас.
Монысы тагын Гайнан Кормашның үз шигыре.
Язны каршылау
Мин адаштым юлдан. Төн караңгы.
Белмим, нидер көтәм...
Кайда икән минем якын дуслар?
Кайда минем иркәм?
Торам басып текә яр читендә
Карыйм тирә-якка.
Янган кебек шулчак алсуланып
Батыр кояш калка.
Нәфис кулы белән пәрәнҗәсен
Әкрен генә ачкан сыман.
Тирә-юнем һаман яктылана,
Күтәрелә томан.
Горур агымын тормыш чишмәсенең
Тәбриклиләр кошлар.
Бертуктаусыз ява чәчәкләрдән
Рәхмәтле алкышлар.
Уртаклашам йөрәк серләремне
Мин дә аның белән.
«Кояш бабай, барыр юлым кайда?» – Дигән сорау бирәм.
Ул бүлешә йөрәк кайгыларым,
Сибә көләч нурын.
Хәтерләтә анам иркәләвен
Аның җылы кулы.
«Минем үткен нурлар, – ди ул,
курыкмый һич бернидән.
Улым, син дә шулай шат, батыр бул
Үрнәк алып миннән.
Төн артыннан көннең туарына
Ышанасың тирән.
Китәр кайгың, килер шатлык тиздән,
Тиздән, тиздән, иркәм.
Барыр юлың синең иртән минем
Торып чыккан якка.
Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны
Минем изге хакка.
Анда синең дуслар, газиз анаң,
Шунда синең иркәң.
Һәркөн саен кайнар сәламеңне
Мин аларга илтәм!»
Саубуллаша. Үрли югарыга,
Ә мин түбән калам.
Алып килә төсле җылы нурлар
Туган илдән сәлам!
Комментарийлар