16+

Газап булды Салмач юлы

«Сәгатьләр буе бөкедә утырабыз. Юлларда тирән чокыр-лар. Килегез, дип чакырырга да куркабыз, чөнки монда керә дә, чыга да алмаячаксыз. Кайчан безнең юлларны рәткә китерер ләр икән? Ярдәм итә алмассызмы?»– дип мөрәҗә-гать иттеләр безгә Салмачы бистәсендәге укучыларыбыз.

Газап булды Салмач юлы

«Сәгатьләр буе бөкедә утырабыз. Юлларда тирән чокыр-лар. Килегез, дип чакырырга да куркабыз, чөнки монда керә дә, чыга да алмаячаксыз. Кайчан безнең юлларны рәткә китерер ләр икән? Ярдәм итә алмассызмы?»– дип мөрәҗә-гать иттеләр безгә Салмачы бистәсендәге укучыларыбыз.

Салмачыдагы юллар проблемасы турында беренче генә ишетүебез түгел. Көек, Вишневка, тагын берничә бистәгә кайтучылар нәкъ менә Салмачының Үзәк урамы аша уза. Өстәвенә хәзер бу якларда «Светлый, «Изумрудный город» то-рак комплекслары үсеп чыкты. Бу урам бик тар, җитмәсә, хәзер әнә яргаланып, чокырланып, җимере-леп беткән. Шуңа да монда гел бөке. «Иртән эшкә барганда хәтта сәгать ярым бөкедә утырырга туры килә», дип зарлана халык. Югыйсә, әллә ни озын юл да түгел.

Заманчалашкан бистәдә мондый юлларны күрү бик гаҗәп, әлбәттә. Әле күптән түгел генә шул чокы-рга биек кроссовер «төшеп утыр-ган» иде. Җәяүлеләр өчен дә тротуар юк монда, баланы коляскага утыртып барыйм дисәң дә, юлдан йөрерлек түгел, машинага да рәт юк. Транс-порт күпме зыян күрә, ул чокыр-лардан узганда сикертә, чокырга кермим дисәң, каршы як полосага чыгарга кирәк, юл йөрү кагыйдәсен бозу бер хәл, хәрәкәт тоткарлана, бөке хасил була, бөтен нервылар бетә шушы юлларда, мәктәпкә, ба-лалар бакчасына, эшкә соңга кала-быз, – ди Салмачы бистәсендә яшәү-че Расих абый. Халык җитәкче бусагасын ничә ел таптаса да, нәтиҗә булмагач, эшкә үзләре алынган. Үз көчләре белән йөк машинасы, вак таш сатып ал-ганнар. Бер төркем ир-ат җыелышып, көрәкләр алып, чокырларны күмә башлаган.

Без исә Салмачыдагы юллар мәсьәләсе буенча Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать иттек. «Салмачы бистәсендәге Үзәк урамның озынлыгы 3,8 чакрымны тәшкил итә, гомуми мәйданы 28,67 мең квадрат метр. 2010 елда тро-туар өлешчә рәткә китерелгән бул-ган. 2015 елда юлны капиталь тө-зекләндергәннәр. Ел саен юлны ка-рап торырга тырышалар. Әйтик, яз көне беренче чиратта төзекләнде-рергә кирәк булган урыннардагы чокырларны «ямыйлар». Асфальт җәяләр. Киләчәктә бу кишәрлектә район өчен мөһим булган олы юл салу күздә тотыла. Бу эш, финанс мөмкинлекләргә карап, киләсе ел-ларда башкарылыр дип көтелә», – дип аңлаттылар мэриядә. Кыскасы, тагын көтәргә. Кыз-ганыч, ел саен аз булса да ремонт ясала, диелсә дә, монда йөрүчеләр күп булгач, ул күпкә түзми, күрәсең, югыйсә дүртәр метр киңлеккә җәел-гән чокырлар барлыкка килмәс иде. Хәзергә кадәр юлларда сулыклар саклану, кышның җылы килүе дә проблеманы көчәйтеп җибәргәндер, мөгаен. Киләчәктә магистраль юл дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешле бу урынны игътибарсыз калдырмаслар дип ышаныйк. Салмачы юлларын га-зетабызның алдагы саннарында да күзәтеп торырбыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading