16+

Газета да товар бит, ул да сатылырга тиеш.

Авылда яшәүчеләр, гадәттә, газета-журналларны өйләренә яздырып ала. Һәр авылда укырга яраткан, матбугат чараларына махсус күпләп языла торган гаиләләр бар. Шәһәрдә башкачарак, басма матбугатны укучылар киосклардан, кибет киштәләреннән күпләп сатып ала. Гәҗит сатып аласызмы?

Газета да товар бит, ул да сатылырга тиеш.

Авылда яшәүчеләр, гадәттә, газета-журналларны өйләренә яздырып ала. Һәр авылда укырга яраткан, матбугат чараларына махсус күпләп языла торган гаиләләр бар. Шәһәрдә башкачарак, басма матбугатны укучылар киосклардан, кибет киштәләреннән күпләп сатып ала. Гәҗит сатып аласызмы?

Яңа килгән газета-журналларның исләренә кадәр тәмле бит. Яңа басмадан чыккан китапларныкы да шулай. Менә шул ис борынга кытыклап керә. Болай уйлаучылар тагы бардырмы, юктырмы? Һәрхәлдә, Казанга укырга чыгып киткәч тә, әни акчаңны китапка бетермә, дип әйтеп җибәрә иде. Кайтканда барыбер ике яңа китап алып кайтылды.

Яңа дигәннән соңгы вакытта татарча чыккан газета-журналларны күреп, чын мәгънәсендә сөенергә кирәк. Алар күп һәм кызыклы булырга тиеш. Газетасын да, журналның да күңелеңә ошаганын сайлап алып укырлык булсын. Хәзер инде сары матбугат дигән сүзләр дә юкка чыгып бара. Теге яки бу басма арасында зур чикләр дә юк. Кайбер газетларның баш мөхәррирләре алмашу барәбәренә бердәй чыгучы басмалар бар. Балалар һәм үсмерләр, яшьләр матбугаты, гаиләгә, мәктәпкә кагылышлы басмаларда бер үк темалар кабатлануы да гаҗәп түгел. Бөтенбез бер тирәдә әйләнәбез. Бер үк темаларны яктыртабыз. Шуңа да укучыларның сайлап  уку мөмкинлеге арта. Бер өйгә берничә газета-журнал алдыручылар басмаларның күпчелегендә бер үк  сенсацион, көн кадагындагы вакыйгалар чагылуын күрә. Еш кына күршеләр белән газеталарны алмашып укыйбыз, диючеләр бар. Монысы да дөрестер. Сатып ала башлагач, барысының да бәясе бар. Илдә күп нәрсәгә бәяләр артканда, газета-журналларга гына кагылмыйча калмый инде ул. Аларга да арта. Шунысы сөендерә: матбугатка тоткан акча дивидендлар кебек атна саен килеп тора. Әле дә сезгә язылганмын, диючеләрнең ул акчасы берничә тапкыр тапкырлана. Җан азыгы булган газета-журналларны укымыйча тора алмый безнең халык. Сүз дә юк, күпчелегенең күзләре телефонга төбәлгән. Шуннан укыйлар. Алары да безнең укучыларыбыз. Алар өчен дә шул ук эшне башкарабыз. 

“Шәһри Казан” газетасы укучылары белән авылларда очрашуларда йөргәндә, без аларны шунда ук танып алабыз. Алар да синең исемеңне шунда ук атый. Кайбер язмаларың буенча бәхәсләшә дә башлый. Болары инде чын-чынлап матбугатның терәге булган укучыларыбыз. Алар беркайчан битараф түгел. Газета-журналлар аша үзләрен борчыган күп кенә мәсьәләләрен хәл итәргә өлгерә алар. Сораулар юллыйлар. Газетаны да укый, файдасын да күрә белә. 

Ә сез, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр, газета-журналлар сатып аласызмы ул? Көн саенмы, әллә бер алганда күпләп алып укыйсызмы? Бу юлы кибеткә чыккач, кирәкле генә әйберләрне җыйнап керергә уйладым. Май беткән иде, май алынды. Чәй эчәргә дә берәр тәмлүшкә алмыйча булмас. Шуннан газета-журналлар сатыла торган урыннан гына да тыныч кына узып китә алмадым. “Шәһри Казан”ның  бер санын – 12а, “Мәдәни Җомга”ны – 20,  “Безнең гәҗит”не – 20,  “Ясминә”не 17 сумга сатып алдым. Җәмгысе шуларга 69 сум акча түләдем. Газета да товар бит, ул да сатылырга тиеш. Киоскларда тузан җыеп ятарга тиеш түгел.
Соңгы вакытта матбугат басмаларын сатучы яңа төр автоматлар пәйдә булды. Ул замана укучысы өчен үзенә күрә бер кызыклы сатып алу машинасы.
Киосктагы апа озаклап газеталарны компьютер аша үткәреп яза. Гадәттәгечә ашыгычрак вакыт. “Татарча газеталарны бер алганда 20ле төрлесен алалар. Язып өлгереп булмый!” – диде ул. Аның бу сүзләрен ишеткәч, ашыгуым да онытылды. 

Газета-журналлар дигәннән язылу ел дәвамында бара. Бу айда язылсагыз, киләсе айдан килә башлый. “Шәһри Казан” газетасына да язылырга онытмагыз.

Рәсимә Галиева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading