16+

«Газпром трансгаз Казань» эшчәнлегеннән халык канәгать түгел

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә республиканың “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өстеннән шикаятьләр яудырырга керешкәннәр.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә республиканың “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өстеннән шикаятьләр яудырырга керешкәннәр.

– Ел башыннан газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә кагылышлы 30 шикаять, ә газүткәргечләргә ялгану һәм тоташтыру тәртипләренә кагылышлы 20 гариза кабул итеп алдык. Оешма “Көндәшлекне яклау турында” гы законны боза, – диде Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Килешү нигезендә техник хезмәт күрсәтү, шулай ук йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына ремонт үткәрү буенча башкарылган эшләр турында ике берәмлектә “форменный” акт тутырылырга тиеш. “Газпром трансгаз Казань” тарафыннан кулланыла торган “типовой” формадагы акт теге яки бу төрдәге эшнең башкарылганлыгын-башкарылмаганлыгын ачыклау мөмкинлеге бирми. Техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү эшләренә кагылышлы тарифлар 2015-2017 елларда Тарифлар буенча федераль хезмәт әмеренә нигезләнгән тәкъдимнәргә таянып әзерләнгән. Тәкъдимнәрдәге тарифлар чынбарлыкта башкарылган эшләр күләмен түгел, ә үтәлергә тиешле эшләрне исәптә тота.

– “Газпром трансгаз Казань” фатир эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтүдә монополист булуыннан файдаланып, торак мәйдан милекчеләреннән хезмәт күрсәткәнлеккә түләү ала. Чынлыкта хезмәт бөтенләй күрсәтелмәгән яки өлешчә генә башкарылган. Газ аппаратына күз төшереп кенә чыгып киткәннәр. Кайбер кешеләр: ”Имза кую өчен актны биргәннәре булмады”, – дип әйтәләр. Актның бер нөсхәсе кешедә калырга тиеш, ә алар юк, – диде Сергей Павлов.

Республикадагы барлык фатирлардагы газ аппаратларына һәм газ колонкаларына хезмәт күрсәтү “Газпром трансгаз Казань” оешмасы кулында. Казанда гына да 360 мең фатирга хезмәт күрсәтелә, дип, исәпләнә.

– Газ хезмәте хезмәткәрләре тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтмәсәләр, газ җиһазларына читтән генә карап чыгып китсәләр, дорфа сөйләшсәләр, мөрәҗәгатьне кабул итмәсәләр Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Гражданнардан кергән шикаятьләр нигезендә үткәрелгән тикшерүләр буенча ноябрь аенда “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эше судта карала. Халыктан кергән һәр хәбәр безнең дәлилләрне тагын да ныгытачак, – диде Сергей Павлов.

 Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Васильево бистәсеннән һәм Биектаудан мөрәҗәгать иткән егерме кешегә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе карары нигезендә, “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте өч ел өчен 27-30 мең сум күләмендә кабаттан исәп-хисап ясалачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading