Шәһри Казан

Гендерлы укытуга күчәләр: аның өстенлеге нидә?

Киләсе уку елыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе гендерлы укытуга күчәчәк. Ягъни кызлар һәм егетләр аерым укытылачак. Мәктәпнең ата-аналар җыелышында сүз яңача белем бирүнең өстенлекләре турында барды.

Гендерлы укыту патша Россиясеннән үк килә. Ул чорда егет-кызлар аерым укыган. Егетләр өчен ябык мәктәпләр, кадет класслары эшләгән, кызлар өйдә яки пансионнарда белем алган. Әлеге мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү балаларның җенси үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнгән.

– Бүгенге көндә Россиянең 500 мәктәбендә белем бирү гендерлы укытуга корылган. Бу баланың сәләтен ачарга мөмкинлек бирә, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Кызлар белән егетләр төрлечә үсеш ала. Малайларның – сул як, кызларның уң як баш мие әкренрәк үсә, ди табиблар. Шуңа бәйле кызлар кече яшьтә саннарны үз итә, тик вакыт һәм киңлек төшенчәләре алар өчен кыенлык тудыра. Мәгълүматны да балалар төрлечә кабул итә. Егетләргә – яңалык, кыска итеп аңлату, ә кызларга кабатлау мөһим. Кызлар эмоциональрәк: алар укытучының тоны үзгәрүен тавыш күтәрү дип кабул итә, ә егетләр әкрен, тыныч сөйләүне бөтенләй ишетмәскә мөмкин. Егет-кызларны аерым укыту белем алу сыйфатында гына түгел, балаларның сәламәтлегендә дә чагылыш таба. Егет-кызлар бергә укыган сыйныфларда уку елы азагында нерв киеренкелеге арта, хроник чирләр күбрәк баш калкыта.

Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре Владимир Базарный егетләр кызлар белән бергә укыганда аларга охшарга тырыша һәм аларга хас сыйфатларны алалар, дигән фикердә. Егетләрдә ир-ат сыйфатлары кими, алар үз-үзләренең тотышында хатын-кыз эталонын өлге итеп ала. Аерым укыганда егетләр үзләрен булачак әтиләр, саклаучылар дип хис итә, кызлар үзләрен булачак әни – гаилә учагын саклаучы, зирәк һәм назлы итеп тоя. Егетләрнең игътибарын җәлеп итү өчен кызлар үзләрен лидер итеп күрсәтә. “Лидерлык сыйфатлары кызларда 16-47 яшькә югары дәрәҗәгә җитә, егетләрдә бу сыйфат 2-3 елга соңара. Ир баланың үз өстенә җаваплылык алырга, башлап эш башкарырга алынуына, куркуына тел шартлатып утырасы түгел шулай булгач”, ди Мөслим урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Галиева. Римма ханым гаиләләрнең таркалу сәбәпләре дә ир-ат белән хатын-кызның рольләре үзгәрүдән түгелме икән, дигән фикерне җиткерде.

Реклама

Мөслим урта мәктәбендә белем бирүнең беренче сыйныфта (киләчәктә, быелгы берләрдән башлап, башлангыч сыйныфта) татар телендә генә алып барылачагын да әйтергә кирәк. Бала белем алуны ана телендә башларга тиеш. Мәктәп директоры Илзир Мадъяров “ана телен камил белгән бала чит телләрне дә яхшы үзләштерә” дигән фикердә.

– Әхлак, тәрбия һәм туган тел төшенчәләре бергә йөри, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Күпме белем бирсәк тә, әхлак-тәрбия җитми икән, бала бәлага әйләнергә мөмкин. Бала тәрбияләгәндә гореф-гадәтләр дә исәпкә алынырга тиеш.

Мәктәпкә тагын бер яңалык кертелә. Алда телгә алынган В.Базарный системасы буенча мәктәпкә яңа өстәл-урындыклар кайта. “Яңа җиһазлар гиперактив балалар өчен отышлы, – ди Илзир Мадъяров. – Бала дәрестә утырып яки басып яза, укый ала”.

Киләсе уку елыннан кертеләчәк тагын берничә яңалык. Балалар дәресләргә телефоннарын махсус тартмада калдырып керәчәк. Ашханәдә швед өстәле кулланылачак: менюда берничә төр ризык тәкъдим ителәчәк. Туклану өчен түләү дә һәр баланың аерым исәп-хисап счеты нигезендә барачак.

Римма Афзалова

Чыганак: uslumirc.ru
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: