16+

Генераль планга салынса, тарихи биналарны торгызу ихтыяри-мәҗбүри сыйфат алыр иде

Шәһәр кәефе Марат Юнысов, менеджер:

Генераль планга салынса, тарихи биналарны торгызу ихтыяри-мәҗбүри сыйфат алыр иде

Шәһәр кәефе Марат Юнысов, менеджер:

– Төп хезмәтемнән тыш, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәм. «Твори добро. Мин волонтер булам» дигән проект гамәлгә ашырабыз. Мамадыш районы, Красная Горка авылындагы интернат-йортка балалар уен һәм спорт мәйданчыгы ясарга ниятлибез. Бу инде безнең беренче генә эш түгел, уртак тырышлык белән монысы да башкарылыр, дип өметләнәбез. Казанның Генераль планы төзү-төзекләндерү максатында әзерләнә. Ләкин таш калада таш йөрәкле кешеләр яшәсә, бу бер дә күңелле хәл булмас.

Әлфия Газыймова, хезмәткәр:


– Тумышым белән Зәй шәһәреннән, Казанда яшим. Балаларыбыз кечкенә әле, алар үсә төшкәч, гаилә белән башта Россия төбәкләренә сәяхәт ясарга хыялланабыз. Аннан соң исемлектә чит илләр тора. Хәзергә балалар белән бергәләшеп таулар һәм диңгезләр рәсеме ясыйбыз. Россиянең «Золотое кольцо» туристлык маршрутында Казан энҗе бөртеге булыр, дип ышанам. Каенатам Вахит балык тотарга бик һәвәс. Чулман елгасына да, күлләргә дә бара. Каенатам зур балык тотып сөенсен.

Наталья Спиридонова, журналист:


– Казанда Изге ана иконасы чиркәвенең тулысынча төзелеп беткәнлеген түземсезләнеп көтәм. Диннәр иреге булу – олы хокук ул. Татарстанда милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкка сөенәм, шушы татулык мәңге саклансын иде дип телим.
Казанда көнкүреш калдыкларын, чүпләрне яндыру заводын төзүне кирәкле дип саныйм. Андый завод төзүне, һич шикләнмичә, Генераль планга кертергә кирәк. Казанда шәһәрнең чисталыгына игътибар зур, үзебез дә чүпләрне теләсә кая ташламыйк.

Ливия Новак, пешекче:


– Молдова Республикасыннан Казанга күченеп кайтканыбызга 10 ел узып китте инде. Төньяктарак урнашса да, Казан көнчыгыш шәһәрләре кебек, Казанга ияләштем. Туганнарыбыз да, кунакка килгәч, тарихи биналарны сокланып карап йөриләр. Казанда төзекләндерәсе яки кабаттан торгызасы тарихи биналар шактый әле. Генераль планга салынса, тарихи биналарны торгызу ихтыяри-мәҗбүри сыйфат алыр иде.
Молдован халкының милли ризыгы мамалыга (кукуруз боткасы) пешерергә яратам. Татарларның кыстыбый ризыгын пешерергә өйрәндем.

Ринат Хәйруллин, пенсионер:


– Арча районындагы Иске Җилби авылыннан мин, элек әлеге авыл Әтнә районы составында иде. Күп еллар «Татколхозстрой» берләшмәсендә тракторчы, шофер булып эшләдем. Казаннан өчәр айга авылларга чыгып китеп, фермалар һәм юллар салдык, урып-җыюда катнаш­тык. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләделәр. Колхозларны таркатуны ялгышлык булды дип саныйм. Торсын иде, колхозлар, эшләүчесе табылыр иде, барыбер дә. Авылларның үсеш тамырына балта чабу булды колхозларны бетерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading