16+

Генплан әзер, фәрман бар: сезнең өй җимерелә!

Мәскәү-Казан югарытизлекле тимер юл төзелеше башланган очракта, төзелеш зонасына кергән өйләр күчерелә, мәсәлән, Карьер бистәсендә генә дә берничә өйгә сүтелү куркынычы яный.

Мәскәү-Казан югарытизлекле тимер юл төзелеше башланган очракта, төзелеш зонасына кергән өйләр күчерелә, мәсәлән, Карьер бистәсендә генә дә берничә өйгә сүтелү куркынычы яный.

– Казанда магистраль юллар төзелеше әле 1960 елларда ук картага кертелгән. Шәһәр яны бистәләрендә кешеләрнең рөхсәтсез салган өйләре бар. Бу өйләр “Дача амнистиясе” нигезендә законлаштырылды, ләкин алар барыбер дә шәһәр төзелеш зонасында утыра. Тимер юл яки автотрасса төзелә башласа, төзелеш зонасына кергән өйләр күчерелә. Әлбәттә, күңелле хәл түгел. Өй күчерелсә, милек хуҗасына тиешле бәрабәрендә акча бирелә, - диде шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева.

Казанның хәзерге Генераль планы 2007 елда расланган һәм ул 2020 елга кадәрге чорга исәпләп төзелгән. Ләкин, башкалада демографик хәл кискен үзгәреш кичергән, 2020 елга фаразланылган халык саны 2014 елда ук 1 430 меңгә тулган. Шул сәбәпле, социаль биналарга кытлык барлыкка килгән.

Генераль планның яңа проектын безгә Мәскәү генераль планы институты әзерли.
- Генераль план 2035 елга кадәрге вакытка исәпләп төзелә. Халык саны да, төзелешләрне Казан территориясеннән тышта да алып бару күздә тотыла. Шәһәр үзәге генә түгел, шәһәрнең барлык районнарының тулы үсешенә игътибар бирелә, экология әһәмиятле урын алып тора, - дип сөйләде Татьяна Прокофьева “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. - Проект республиканың мәдәният министрлыгы, шулай ук Питрәч, Лаеш, Югары Ослан муниципаль районнары башлыклары белән килештерелде. Яшел Үзән районы башлыгы җавап җибәрмәде.

Казанның яңа Генераль планы проекты 21 майда архитекторлар, ә 22 майда шәһәр Думасы депутатлары хөкеменә куела. Экологларга да танышу мөмкинлеге бирелә. Проект 29 майдан 6 июньгә кадәр җәмәгать тыңлауларына чыгарыла. Тыңлауларның кайсы көнне һәм кайда узачагы турында мэриянең, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең сайтларыннан карарга була. Генераль план проекты карта-планшеты “Южный”, “Кольцо”, XL, “Горки парк” сәүдә үзәкләренә дә урнаштырыла.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында баш архитектор Татьяна Прокофьевага Генераль план проектында Казанда метро төзелеше “үги бала” сыйфатындарак калдырылганлыгы ишарә ясалды.
- Метро - җәмәгать транспортының иң уңайлы төре икәнлеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз, - дип җавап кайтарды Татьяна Прокофьева. - Шунлыктан, метродан баш тартмыйбыз.
Баш архитектор искәрткәнчә, станцияләр пассажирларга тулы булса, метро икътисади яктан табышлы санала. Казандагы метро станцияләренең пассажирларга йөкләнеше тиешле куәтләрдән 2-3 мәртәбәгә азрак икән әле.

- Генераль планда метро коридор-юлларын, булачак станцияләр урыннарын билгелибез. Ләкин, бу станцияләр планлы тәртиптә хәзер үк төзелә башлый дигән сүз түгел. Федераль финанслауга бәйле бу төзелешләр, - диде Татьяна Прокофьева.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда Генераль планның мөһим стратегик документ булуын басым ясап әйтеп үтте.
- Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре әзерләде проектны, - диде мэр Илсур Метшин. - Документ милекчеләр, бизнес вәкилләре, инвесторлар, шулай ук чиновниклар өчен катгый кагыйдәләр урнаштыра.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading