16+

Герой әби

Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.

Герой әби

Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.

«Эш белән ныгыдык»
Булачак герой 1930 елда Апас районының Кормаш авылында туып-үсә.
– Ул чор балаларының тормышы бертөслерәк инде. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, сугыш, аңардан соңгы авыр еллар, ятимлек. Күп сыналдык, әмма сынмадык. Көчле рухлы, нык беләкле, сабыр холыклы булып үстек. Башкача мөмкин дә түгелдер. Хәтерлим әле: бик матур көн, яшьтәшләрем белән җиләк җыярга киттек. Авылга кайтып керсәк, бөтен халык мәчет янында җыелган, сугыш башланган икән. Менә шуннан балачак бетте. Ул вакытта миңа ун яшь иде.

Әтиебез 1914 елгы сугышта булган, аннан күзе яраланып кайткан иде. Ул безнең якларда окоп казуларда катнашты. Гаиләдә өч кыз үстек. Сугыш беткәндә, җиденче сыйныфта идем. Укырга бик яраттым, әмма сугыштан соң бик авыр еллар булды, укуымны дәвам итә алмадым. Колхозда ат, үгез җигәргә дә, сарыклар карарга да туры килде. Үгез җигеп, Каратун станциясенә икмәк тә ташыдым. Бервакыт төнлә йокыга китеп, җиккән үгезем мине дилбегәсез килеш кенә өйгә алып кайтып җиткергән иде. 1947 елда әтиебез үлеп китте. Сабан туе алдыннан, безгә күлмәкләр алып булмасмы дип, әни белән Казанга бәрәңге сатарга киттеләр. Шунда әти трамвай астында калып үлгән.

Бертуган Шәмсенур апам районда халык судында – секретарь, аннары колхозда хисапчы булып эшләде. Ул вакытта читкә чыгып китә алмый идек, паспорт бирмәделәр. Фирдәвес сеңлем белән без торф чыгаруда да, урман кисүдә дә катнаштык. Шуннан соң паспорт бирделәр. Апа Казанга иртәрәк барып урнашты, сеңлем белән мин дә чыгып киттек. Төзелешкә эшкә урнаштык, тулай торактан бүлмә бирделәр. Акчаны вакытында түләмиләр, ач йөрибез, әле бит без йөк төяүче булып эшлибез. Ничек җан асрадык икән, – дип искә ала ул балачак, яшьлек елларын.

«Заводтан беркая да китмим»
Әминә әби әйтүенчә, ничек кенә авыр булмасын, ул аларның иң бәхетле, иң матур көннәре булган. Өч бертуган кызга барактан 20 квадрат метрлы бүлмә биргәннәр. Анда апалары да, авылдан әниләре дә күченеп килгән. 
– Безнең бергә җыелып бәхетле яшәгән вакытыбыз булды ул. Акча булмаса да, нужа күрсәк тә, бәхетле була белдек. Әнигә аена сигез сум пенсия бирделәр, бераз гына тамагыбыз да туя башлады. Аннары мин «Элекон» заводына эшкә урнаштым, – дип сөйли ул. 

Әминә әби анда прессовкалау һөнәрен үзләштерә. Беренче эш көнендә заводның иң кайнар цехына килеп кергәч, ул: «Гомерем булса, моннан беркая да китмәячәкмен, шушында гына эшләячәкмен», – ди. Салкында төзелештә эшләгәч, ул аңа кояшны кочып утырган кебек тоела. Булачак герой сүзендә тора да: бер генә сменасын да алыштырмыйча, 37 ел шунда эшли. Заводтан 59 яшендә генә китә. 
– Эшләдем, тырыштым инде. Нужаны күп күрдек, киенәсе дә, тамак туйганчы ашыйсы да килә. Акчасы булыр дип, көн-төн эшләдем. Бала-чагам юк, ялгызым, баштанаяк эшкә чумдым. Социалистик ярышларда ярышабыз, план арты план үтибез. Гагарин космоска очкан, заводның бик куәт эшли торган, бөтен илгә даны таралган чагы иде ул. Берничә тапкыр шәһәр советы депутаты да булдым әле. Социалистик Хезмәт Герое исемен алганда кияүгә чыгып, балам туган гына иде, – ди әби. 

«Соң табыштык»
Рәхмәтулла бабай белән Әминә әби соң табыша. Ул вакытта Рәхмәтулла абый ике баласы белән ялгыз калган була. Тормыш иптәше иртә үлеп киткән. Ике ел балалары белән ялгыз гына яшәгәч, Әминә белән таныша, дөресрәге, яшьләрне туганнары таныштыра. Рәхмәтулла бабай да тумышы белән Апас районыннан булып чыга. Авылда агроном булып эшләгән җиреннән, Казанга күченеп килә. Кечкенә генә йорт сатып ала. 

– Бергә яши башлаганда, Рәхмәтулланың кызы Люциягә – 9, улы Рөстәмгә 7 яшь иде. Уртак кызыбыз Наилә туды. Балаларны яраттым, матур гаилә булып яшәдек. Акыл утырткач, соң гына кавыштык, бер-беребезнең кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәдек. Наилә тугач, Люция кызым тәрәзәдән сикереп керде дә: «Әни, бәбигә Наилә исемен кушабыз», – диде. Өч баланы да бертигез күреп үстердем. Алар үзләре дә бик тату булды. Герой исемен алгач, ике бүлмәле фатир бирделәр. «Куаныч өстенә куаныч булды», – ди Әминә әби. 
Рәхмәтулла бабай да бик булдыклы кеше булган, Казанга килгәч, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, «Татхлебопродукт» берләшмәсендә, шулай ук «Элекон» заводында эшләгән. Участок начальнигы, партоешма секретаре булган. Аның да мактау кәгазьләре, медальләре шактый. 

Рәхмәтулла бабай белән Әминә әбинең бергә яши башлауларына 52 ел булган. Люция апа – ашханә мөдире, Рөстәм абый төзүче булып эшләп, пенсиягә чыкканнар, төпчек кызлары Наилә табиб булып эшли. Алты оныклары, ике оныкчыклары бар. 
– Балалар, оныкларга куанып, тормышка, бәхетебезгә шөкер итеп яшибез, – ди алар. 
Гомер көзләрен муллыкта, матурлыкта, балалар-оныклар бәхетендә каршылаган алар. Алга таба да шулай тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading