Киләсе елда Пхёнчханда узачак Олимпия уеннарында Россия җыелма командасының катнашу-катнашмау мәсьәләсе хәл ителеп, миллионлаган спорт сөючеләрне һәм спортчыларны борчыган сорауга уңай җавап алырбыз төсле иде.
Ни дисәң дә, халыкара оешма хәл итә бит, анда әгъзалыкта булган 98 илнең һәркайсы да Россиянең дошманы түгел. Ә алар безнең җыелма команданы катнашу хокукыннан мәхрүм итеп, әлеге комитетның әгъзалыгыннан да алып аттылар.
Россия белән көч сынашырга хыялланучылар аз түгел, АКШка ияреп, «ләң-ләң» өрүчеләр җитәрлек. Аларның безне Олимпиадада булса да катнаштырмау мөмкинлегеннән файдаланып калырга омтылуын аңлап та була кебек – яратмый инде яратмагач. Россия дә бөтенесенә ярап бетә алмый – һәркемнән яраттыра торганнар урам чатында басып тора. Ә менә Халыкара Олимпия комитетына керүчеләрнең исемлеген барласаң, анда кемнәр генә юк икән дә, кемнәр генә безнең спортчыларның язмышын хәл итеп утырмый! Әлмәт шәһәре мәйданыннан чак кына зуррак булган Лихтенштейн яки 202 гектар мәйданны биләгән Монако кебек кәрлә дәүләтләр Европада булганлыктан, үзләренең эрерәк күршеләренә ияреп киткәннәрдер, күрәсең, бала-чаганы да өлкәнрәк малайларга ияртеп җибәрү гадәте бар бит инде ул шулай.
Ә Барбадос, Аруба, Сент-Люсия, Бурунди, Джибути кебек дәүләтләрне ишеткәнегез һәм аларның кайда икәнлеген беләсезме? Аларның да күбесе Россиянең кайда икәнен белмидер әле, санкцияләргә бернинди катнашы юк, берәү дә бу дәүләтләрне кыерсытмаган, әмма алар россиялеләрнең Пхёнчханга бару-бармавын хәл итеп утыра! «Сез Россиягә «каршы» дип тавыш бирегез, яме, алайcа бик нык ачуланабыз!» – дигәннәрдер боларга, үзләренең генә башына килмәгәндер. Джибути белән Бурунди да үз флаг-гимннары астында чыгыш ясаганда, без аларга кызыгып карарга тиеш булабыз икән.
Нишләп соң әле спорт өлкәсендә ыгы-зыгы нәкъ менә хәзер башланды? Спортчыларның уңышлары – һәрбер илнең горурлыгы. Гади халыкта спорттагы уңышларның гадел, чиста булуына шик уятып, «олимпия күңел кайтаргычы» хисе булдырып, Көнбатыш хөкүмәтнең абруен төшермәкче, ахры. Бу хәлләрнең Олимпия уеннары алдыннан килеп чыгуы да очраклы түгел – 2018 елда Россиядә Президент сайлаулары булачак. Башкача әйткәндә, бу – санкцияләрнең дәвамы, хәзер ул спорт өлкәсенә дә барып җитте. Көндәшләр әле һаман, Россиягә басым ясап, үзләре теләгән нәтиҗәгә ирешеп була дип уйлый.
Икътисади санкцияләр Россияне үз җитештерүчәнлегенә таянып эш итүгә, Көнчыгыш белән элемтәләрне ныгытуга этәрде. Димәк, Көнбатыш нәтиҗәгә ирешә алмаган. Ул хәзер, Олимпия уеннарында дәүләт гимнын яңгыратмыйча һәм флагсыз гына чыгыш ясарга ризалык биргән булып, дөньякүләм аренада илнең абруен төшерергә маташа. Әмма моңа карап кына спортчыларны яратудан туктамабыз анысы, өсләренә нинди генә кием киеп чыксалар да, алар барыбер безнеке, ә җанатарларга трибунада флаг җилфердәтүне һәм дәүләт гимнын җырлауны берәү дә тыя алмый. Тик сәясәт белән буталган спортта гадел көндәшлек булмый, зур ярышлар алдыннан спортчыларның нервларында уйнау нәтиҗәгә дә тәэсир итми калмый.
Халыкара Олимпия комитеты Россия вице-премьеры, элеккеге спорт министры Виталий Мутконы, аның элеккеге урынбасары Юрий Нагорныхны Олимпиадаларга барудан тыйды. Моңардан тыш, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Халыкара комитет әгъзалыгыннан чыгарылды. Әле тагын, допингка каршы тикшеренүләр барышында оештыру эшләренә тотылган чыгымнарны каплау өчен, Россиянең Олимпия комитеты 15 миллион доллар түләргә тиеш. Мутко белән Нагорных уеннарга бармаганнан гына әллә ни үзгәрмәс, Президентлыкка кандидат Ксения Собчак та: «Допинг җәнҗалына кагылышы булганнарга китәргә кирәк дип өч атна элек әйткән идем, алар безнең спортчыларга комачауларга тиеш түгел. Әмма алар китмәде, спортчыларга да, җанатарларга да төкереп бирәләр», – дип, үз фикерен белдергән.
Сәясәтчеләр, депутатлар, гомумән, кызык халык. Халыкара Олимпия комитеты карарыннан соң «Бойкот белдерергә!», «Гимн белән флагтан башка чыгыш ясау – илне сату белән бер», «Кем Олимпия флагы астында чыгыш ясарга тели – үзен сатлыкҗан дип саный ала», дигән фикерләр яңгырады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, республиканың бер генә спортчысы да Россия гимны белән флагыннан башка Олимпиадага бармаячак, дип белдергән иде, Владимир Жириновский: «Көнбатыш безгә 1945 елны гафу итә алмый», – дигән булды. Дәүләт Думасында бу уңайдан утырыш уздырып, фикер алыштылар.
Владимир Путин Пхёнчханга барырга теләүче спортчыларга каршы килмичә, аларга үз көчләрен сынап карау өчен бөтен мөмкинлекне тудырырга һәм ярдәм итәргә дип белдергәч, кайбер депутатлар кинәт кенә фикерләрен үзгәртеп куйды: «Әйе, без алар өчен һичшиксез җан атачакбыз», – янәсе. Россия Олимпия комитеты комиссиясе атна башында россиялеләргә нейтраль флаг астында катнашуны хуплаган, Халыкара комитетка Россия спортчыларына кагылышлы мәсьәләне кабаттан карау үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Россия җыелма командасы тирәсендә шау-шу бер генә ел бармый, ике дистәдән күбрәк спортчы гомерлеккә халыкара ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде, унберенең медальләре алынды, Сочида ирешелгән уңышлар юкка чыгарылды. Моңарчы кайда булган безнең мөхтәрәм вә гыйззәтле депутатларыбыз, нигә берәүне дә борчымаган бу мәсьәлә? Ни өчен спортчылар (көндәшләре белән генә түгел, хөкемдарлар белән дә көрәшеп) ил данын яклап, югары уңышларга ирешкәндә генә күкрәк киереп мактанышып, ә уңышка ирешелмәгәндә, аларга ярдәм кирәккәндә, аларны ярык тагарак янында калдырырга омтылабыз? «Без аларны фәлән итәбез», – дип, үз өеңдә кемгәдер янап утыру – усал карчыгы өйдә булмаганда, «яшәрлеген калдырмадым» дип, тегене пыр туздырып сүккән картны хәтерләтә. Усал карчык бик курыккандыр инде.
Бойкот белдерергә дип чакыручылар ахырын уйлап бетермиләр, ахры. Аның нәтиҗәсе буларак, җыелма команда бүтән беркайчан да уеннарда катнаша алмаска мөмкин, Халыкара Олимпия комитетында Россиягә каршы мәсьәлә каралганда Бурунди белән Джибути кебек, һәрнәрсәгә «баш өсте, әфәндем», дип торучылар җитәрлек. Ә спортчыларның халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге булмаганда, Россия үз казанында гына кайнаса, спортка игътибарның кимеячәге турында уйланмадымы икән сәясәтчеләр? Татарстан Республикасы хоккей федерациясенең башкаручы директоры Кирилл Голубев сүзләренчә, спортчыларны нейтраль флаг астында чыгыш ясаудан тыю һәм бойкот белдерергә чакыру – дөрес фикер түгел.
– Тормыш – бер генә, спортчылар дәрәҗәле ярышларда катнашу өчен гомер буе әзерләнә. Күп көч-тир түгелгән, чыгымнар тотылган, боларның бөтенесен бер селтәнүдә юкка чыгарып булмый. Пхёнчхан тирәсендәге җәнҗал беренче генә очрак түгел. Безнең спортчыларга Олимпия флагы астында чыгыш ясарга туры килгәне бар инде, аңа карап кына җанатарлар аларны яратудан туктамый, алар һәркемгә таныш, без барыбер үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз, – дип, үз фикере белән уртаклашты.
Әлегә хоккей буенча Олимпия җыелма командасының составы билгеле түгел, әмма Кирилл Голубев анда Татарстан хоккейчылары да булыр дип исәпли.
Россия спортчыларына 1992 елда Альбервильдә узган кышкы һәм шул ук елда Барселонадагы җәйге уеннарда СССР таркалганнан соң барлыкка килгән «БДБ җыелма командасы» исеме белән Олимпия флагы астында чыгыш ясарга туры килгәне бар иде. Ул чакта җәйге уеннарда безнең спортчылар беренче урынны яуласа, кышкысында икенче булды, хоккейда соңгы тапкыр алтын шунда алынды. Медаль зачетында хоккей буенча бик мактана алмыйбыз әлегә – барлыгы бер көмеш, бер алтын. Бәлки, безгә дигән алтын бик зур һәм Пхёнчханда көтеп торадыр.
Өметсез шайтан булмыйк әле, без көткән таңнар атмый калмас ул. Әнә Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах та өметләндергән – Россия бөтен таләпләрне дә үтәгәндә, уеннарның ябылу чарасында үз флагы һәм гимны белән катнаша ала, дигән. Димәк, санкцияләр Олимпия уеннары ябылган көнне бетәчәк икән. Бөтенләйгәме, әллә киләсе уеннарга чаклымы – анысын киләчәк күрсәтер инде.
Сүзен-сүзгә
Илдар Таҗетдинов , «Волна»-2005, ЮХЛ-«Волна» командалары тренеры:
– Үзем хоккейчы буларак, җыелма команданың Олимпия уеннарында чыгыш ясавын телим. Нинди флаг астында чыгыш ясасалар да, бу – күп кенә спортчылар өчен үзенең көчен сынап карау, ил данын яклау мөмкинлеге. Бала вакыттан алып, күпме тырышлык куеп, гомер буе шундый дәрәҗәле уенда катнашырга хыялланган яшьләр өчен моңардан да начар нәрсә юк. Минемчә, нейтраль флаг астында булса да чыгыш ясап, осталыгыбызны күрсәтергә кирәк.
Габделхак Фәләхиев, Татарстан Республикасы җиңел атлетика буенча федерациясенең башкаручы директоры:
– Кайберәүләргә киләсе елгы Олимпиада спорт карьерасында соңгы мөмкинлек булырга мөмкин, сәяси болганчыклар аларны халыкара ярышлардан читләштерә, минемчә, бу дөрес түгел. Бойкот белдерү дә безнең файдага булмаячак, беренче чиратта спортчылар зыян күрәчәк. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, спортчылар барырга тиеш, алар бу уеннарга еллар буе әзерләнә.
Фото: championat.com
Комментарийлар