16+

Гөлдания Хәйруллинаның ире Рөстәм белән кичә туй көне булган

Социаль челтәрдә шул уңайдан җырчы җылы истәлек тә язган.

Гөлдания Хәйруллинаның ире Рөстәм белән кичә туй көне булган

Социаль челтәрдә шул уңайдан җырчы җылы истәлек тә язган.

"Җылы 21 март безнең ТУЙ КӨНЕ. Ул елны кар эри генә башлаган иде, шундый матур кояшлы көн иде.

Без 31 августта өйләнешергә тиеш идек. Загска заявление да биргән идек инде.... Рөстәмгә, кияүгә чыгам, ләкин фамилияне үзгәртмим, мин әйтәм. Биктимерова иде, бик ошый иде үземә.

Ул елны Чернобыльдә атом электр станциясе шартлау сәбәпле, балаларны алып килеп, Татарстанда пионер лагерьларына урнаштырдылар. Рөстәмне шунда эшкә җибәрделәр. Аның "Чезет" дигән мотоциклы бар иде, кон дә шуңа утырып, балалар янына йөрде. Беркөнне паспортын арткы кесәсенә тыккан булган, юлда кайдадыр төшереп калдырган инде. Эзләп тә карады йөргән юлларыннан. Дуслары, әллә өйләнмәс өчен югалттыңмы дип шаяртып та алганнар әле. Яңа паспорт алгач, туй көнебез Нәһрүз бәйрәменә туры килде. Загстан Хәйруллина булып чыктым. Юкка гына өйләнешкәнче дә, аерылышканчы да уйларга вакыт бирмиләр икән.

Рәхмәт сиңа, Рөстәм, бергә узган тормыш юлы, иҗат юлы өчен!!!

"Яраткан яр белән бергә узган гомер жәл булмый" икән чыннан да" дип язган Гөлдания Хәйруллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading