16+

Гөлия Мухина: "Туй күлмәгемне туйга бер көн кала алдым!"

Узган ел танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин сөйгәне Гөлия белән гөрләтеп туй үткәрде. Бу парга кемнәр генә сокланмады икән? Кәләш үзе дә, образы да күз явын алырлык иде! Әмма бу матурлык өчен күпме борчылганын Гөлия үзе генә белә.

Гөлия Мухина: "Туй күлмәгемне туйга бер көн кала алдым!"

Узган ел танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин сөйгәне Гөлия белән гөрләтеп туй үткәрде. Бу парга кемнәр генә сокланмады икән? Кәләш үзе дә, образы да күз явын алырлык иде! Әмма бу матурлык өчен күпме борчылганын Гөлия үзе генә белә.

- Туй - һәр парның тормышындагы иң бәхетле көн. Ләкин бу бәхетне тояр өчен шактый гына "нервыланырга" туры килде. Туй мәшәкатьләре белән оештыручы кызыбыз шөгыльләнсә дә, мин дә җитәрлек стресс кичердем дияр идем. Һәм ул туй күлмәге белән бәйле.

Күлмәкне мин Мәскәүгә барып алдым. Кайбер урыннарын миңа туры китереп тектерергә кирәк булганга күрә, күлмәкне калдырып, Казанга кайтып киттем. Туйга ун көн кала килеп алырмын, дип сөйләштек. Бер атна кала Мәскәүгә очтым, тик күлмәгем әзер түгел иде. Икенче көнгә алып китәргә сүз куештык, әмма икенче көнне дә күлмәк әзер булмады! Шулай итеп, миңа Казанга кайтырга киңәш иттеләр, ә күлмәкне СДЭК (экспресс доставка) аша җибәрергә вәгъдә иттеләр. Янәсе, күтәреп йөргәнче, алай уңайлырак була. Бар да яхшы булыр, дип ышандырдылар. Ләкин күлмәк билгеләнгән көнне килеп җитмәде. Тагын ике көн узды, ә күлмәк юк!

СДЭКның "Кайнар линия"сенә шалтыраттым. Баксаң, минем күлмәк һаман Мәскәүдә складта ята икән. Зур тоткарлыклар килеп чыккан. Нишләргә? Көтәргәме, әллә Казанда яңа күлмәк эзләргәме? Нәтиҗәдә, миңа СДЭКның Казандагы бүлегендә эшләүче кызлар ярдәм итте. Алар Мәскәүдәге хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, минем күлмәкне эзләп табып, чиратсыз гына Казанга җибәрүләрен сорады. Шулай итеп, туй күлмәгемне туйга бер көн кала алдым! - дип сөйләде Гөлия Мухина.

Лена РӘХИМОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading