16+

Гөлназ Сәфәрова 5 ел элек һәм бүген бер үк сорауларга ничек җавап бирде? (ЭКСПЕРИМЕНТ)

Бер йолдыз, бер үк сорау. Ике җавап һәм шул җаваплар арасында 5 ел аерма.

Гөлназ Сәфәрова 5 ел элек һәм бүген бер үк сорауларга ничек җавап бирде? (ЭКСПЕРИМЕНТ)

Бер йолдыз, бер үк сорау. Ике җавап һәм шул җаваплар арасында 5 ел аерма.

Гөлназ Сәфәровадан төгәл 5 ел элек интервью алган идек. Бүген аңа шул ук сорауларны кабаттан биреп карарга булдык. Хәзер ничек җавап бирер икән?

- Кияүгә чыккач та фамилиягезне үзгәртәмәдегез. Документлар буенча да Сәфәрова калдыгызмы? Хәләл җефетегез моңа үпкәләмиме?

2013:
- Юк, фамилиям үзгәрмәде. Документлар буенча да мин Сәфәрова. Ирем моңа карата бернинди канәгатьсезлеклеген белдермәде. Без икебез дә мондый ише формальлекләргә артык игътибар бирмибез.

Бүген:
- Юк, әлбәттә, үпкәләми. Фамилиям эш белән бәйле икәнен ирем яхшы аңлый. Моның хакта беркайчан да сораулар туганы булмады. Бәлки нәрсәдер әйткәне булгандыр, әмма катгый рәвештә «Тиеш!» дип түгел.

- Гөлназ, сезнеңчә, хатын-кыз бәхетле булыр өчен нинди кагыйдәләргә буйсынырга тиеш?

2013:
- Ир-ат бәхете белән хатын-кыз бәхете дип бүлеп караму ягында мин. Минем өчен бәхет ул – якыннарымның һәм үземнем исән-сау булуым. Күңел тынычлыгы булсын, яраткан эшемнән Ходай аермасын, ә инде калганын үзебез булдырырбыз!

Бүген:
- Ул елларда ничек җавап биргәнмендер, әмма бүген төгәл әйтә алам: хатын-кызга бәхетле булыр өчен аның гаиләсе булырга тиеш. Ярый әле 21 яшемдә кияүгә чыгып калганмын. «Юләр чакта чыгарга кирәк», - диләр бит. Хатын-кызның бәхете - иреннән! 5 ел элек бәлки «Бәхетне үзең төзисең: эшлисең, тырышасың», - дип тә уйлаганмындыр. Əмма мөселман хатын-кыз янында, һичшиксез, ире булырга тиеш.

- Ирегезне көнлисезме? Әллә инде ул сезне?

2013:
- Юк. Без андый юк-бар белән баш катырып ятмыйбыз. Ир белән хатын бер – берсенә ышанып яшәргә тиеш. Һәм нокта.

Бүген:
- Юк, мин көнләмим. Ул бәлки кайчагында мине көнлидер, әмма сиздертмәскә тырыша. Без икебез дә өй кешеләре, көнләштерү өчен сәбәп тә юк. Бер-беребезгә ышанабыз. Əгәр дә ирем: «Мин бүген төнлә кайтмыйм, эшләрем күп», - дисә, димәк иремнең эше күп, ул кайтмый. Истерикага бирелеп, тавыш куптармыйм.

- Гөлназ ханым, Сез ничә баланың әнисе булырга телисез?

2013:
- Бер, әлегә бер!

Бүген:
- Бер! Мин кечкенәдән бер бала хакында хыялландым. Һәм ул малай булырга тиеш иде. Бу сорауга мин һәрвакыт шулай җавап бирдем.

- Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

2013:
- “Тәнкыйтьне тыныч кабул итәм“, - дигәннәр алдый дип уйлыйм. Тәнкыйть булырга тиеш, ул кешегә яхшы якка үзгәрү өчен, “үсер” өчен яхшы этәргеч. Ләкин тәнкыйть сүзе астында мин исемсез, аноним кешеләрнең интернетта калдырган мәгънәсез комментарийларын күз алдына тотып әйтүем түгел, андыйларга минем исем дә китми. Ә менә үз эшләренең белгечләре, хөрмәтле, акыллы, тормыш күргән, тәҗрибәле кешеләрнең сүзләренә, киңәшләренә, тәнкыйтьләренә мин һәрвакыт колак салам.

Бүген:
- Бик җиңел! Хәмдүнә апа әйтмешли: «Бомба шартласа да барыбер!» Үз-үземә бәямне беләм, ышанычым артты. Ə күрше бакчадан атылган ташка бер дә исем китми. Тирем калынайды. Ə элек бик авыр иде. Хәтта елаган чаклар да була иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Голназ молодец яраткан алып баручымда бэхеткэ кумелеп яшэсен!

    Мөһим

    loading