16+

Гөлназ Сәфәрова: "Барлык пунктлар да үтәлде, бил калмады"

Шоу-бизнес йолдызы Гөлназ Сәфәрова барысына да өлгерә. Гастрольләрдән кайтып ял итеп тә тормады, авылга кайтып анда җир җимертеп эшләгән.

Гөлназ Сәфәрова: "Барлык пунктлар да үтәлде, бил калмады"

Шоу-бизнес йолдызы Гөлназ Сәфәрова барысына да өлгерә. Гастрольләрдән кайтып ял итеп тә тормады, авылга кайтып анда җир җимертеп эшләгән.

Бу хакта ул инстаграмда болай дип язган:  
1 май бәйрәме минем өчен
- өй юу (просто обожаю!)
- бөтен нәрсәне юу-үтүкләү (күзгә нәрсә эләгә)
- пәрдәләрне алыштыру
- бакчада эшләү
- шашлык пешерү
- мунча

Барлык пунктлар да үтәлде, бил калмады, камыр әйберләре тагын да тазартты, чәч тузгыды.... рәхәәәт! – дигән.

Пәрдәләрне инде күпләр кер юу машинасына салып юадыр, ә ул кул белән юган.

– Авылда пәрдәләрне зур тазларга салып, урамда кулдан юулары үзе ни тора! - дигән ул.

Комментарийда аңа: "Бер дэ уйламас идем, Сез 1 майда өй юасыз дип. Афәрин. Молодцы! – дигәннәр.

Ә сез ялларыгызны ничек уздырдыгыз соң?

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading