16+

Гөлназ Сәфәрова мишәр булганга гына остамы?

«Татар радиосы» алып баручысы журналист Гөлназ Сәфәрова ник шулай оста дип уйлыйсыз сез?! Мишәр булганга гына түгел икән.

Гөлназ Сәфәрова мишәр булганга гына остамы?

«Татар радиосы» алып баручысы журналист Гөлназ Сәфәрова ник шулай оста дип уйлыйсыз сез?! Мишәр булганга гына түгел икән.

Ул мәктәптә укыганда, театр түгәрәгенә йөргән икән. Бу атнада 16нчы татар-инглиз гимназиясенең Гөлназ спектакльләрдә катнашкан «Нур» театр студиясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

– Гөлназ бала вакытында да шулкадәр шук, чая кыз иде. Ул хәтта, «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә Мәдинә булып уйнаганда, партнерны да үзенә үзе сайлады. Ул егет хәтта минем театр түгәрәгенә йөрми дә иде. «Апа, шул малайны куйсагыз гына, мин бу рольне башкарам!» – дип кырт кисте, – ди остазы – «Нур» театр студиясе җитәкчесе Роза Ибятова.

Театр студиясендә үскән балалар бер Гөлназ гына түгел. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында яшь артист Артур Шәйдуллин, Зөлфия Шәмсуарова (тәрҗемәче), Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Динар Низамиев, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Гүзәл Шәмәрдәнова кебек актерларга канат биргән җир ул «Нур» театры студиясе. Әле тормышын театр белән бәйләмәгән, ләкин сәләтләрен югалтмыйча үз-үзен тапкан күпме шәхес бар.

– Максатым – укучылардан актер ясау түгел, ә туган телен, әдәбиятын, сәнгатен белгән балалар үстерү. Дәрестә мине күрмәсәләр ярар иде дип утырган балаларда, безнең студиягә йөри башлаганнан соң, үз-үзләрендә ышаныч уяна. Театр мәктәптә белем алуны да яхшырта, – ди җитәкчеләре Роза Ибятова.
Роза ханым канаты астында театр дөньясында беренче адым ясаган укучыларның барысы да бүгенге кичәгә җыелган иде. Түбән Кама дәүләт театры актеры Гүзәл Шәмәрдәнова да, ерак араларны якын итеп, кунакка кайткан.

– Әти-әнием театр училищесына укырга керүемә каршы иде. Әниемнең хәзер дә, дини кеше булгач, бер генә спектаклемне дә караганы юк. Роза Нургатовна мине, әти-әнием каршы булуга карамастан, укырга керү өчен имтиханнарга әзерләде. Ул мине сәхнәгә менгезгән, сәхнәдә яшәргә өйрәткән кеше. Менә инде бик күп еллар театрда эшлим. Илдар Хәйруллин төркемен тәмамладым. Укып бетергәч тә, Казан театрларында урын булмады, шуңа төркемебездән сигез кеше Түбән Камага киттек, – ди Гүзәл. Бүгенге көндә ул ике тапкыр «Тантана» премиясенә ия булган кеше дә әле.

Театр студиясенең юбилей кичәсендә укучылар 1907 елларга, «Сәйяр» беренче профессиональ театр труппасы барлыкка килгән чорларга сәяхәт кылдылар. 20 ел дәвамында уйналган иң яхшы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр.

– Без үзебезне тыйнак кына «Сәйяр» белән чагыштырабыз, – дип елмая театр студиясен тәмамлап, хәзер анда тәрбияче-оештыручы буларак кире кайткан Рөстәм Хәсәншин.
«Нур» театр студиясенең тарихы бай, укучылары киңкырлы иҗади шәхесләр. Мәктәп театрында белем алган егет-кызлар аны әле дә ташламый. Үзләреннән соң килгән укучыларга театр дөньясын ачарга ярдәм итә. Әле бергәләп «Нур»ның 50 еллыгын да билгеләп үтәрбез, дигән өмет белән яши алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading