16+

Гөлүсә Шаһбан: "Туй көнне кияүнең дуслары мине кар көрте артына яшерделәр һәм оныттылар..."

"8 ай эчендэ күпме кыйналу, җәберләүләрнең, күз яшенең сәбәбен әле дә аңламыйм..."

"8 ай эчендэ күпме кыйналу, җәберләүләрнең, күз яшенең сәбәбен әле дә аңламыйм..."

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан 18 яше дә тулмаган килеш кияүгә чыккан. Туй мизгелләре һәм шул чордагы тормышына кагылган хатирәләрен укучылары белән дә бүлешә. 

"Бу фотода миңа бер айдан 18! Әй җүләр кызый, башың бер дә булмаган синең.

Язмышыммы әллә ялгышыммы...ничә еллардан соң да әлеге сорауга җавап таба алмыйм. 18 дә тулмаган килеш әле яңа гына. (Кызыма 17, күз алдыма китерергә куркыныч)18 е тулган егеткә...Юк,әлбәттә бернинди алданусыз...беренче тапкыр зур өметләр белән, зур итеп туйлар белән. Бу беренче тапкыр әти әни теләгенә каршы килүем иде.

8 ай да булмаган килеш бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Өметләр акланмады. Хәзер генә аңладым...бернинди ярату булмаган безнең арада. 

Әле дә хәтеремдә, туй көнне, ниндидер йолалар буенча кияүнең дуслары мине урлап урамда кар көрте артына яшерделәр һәм мине оныттылар...30 минутлап көткәч үзем чыктым. Туйдан соң бер ай чирләп интеккәнемне хәтерлим. 

8 ай эчендэ күпме кыйналу, җәберләүләрнең, күз яшенең сәбәбен әле дә аңламыйм.

Озак вакыт үтте ләкин хәтер саклый икән ул", - дип язган Гөлүсә ханым. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading