16+

“Әгәр гаиләсе ач булса, кеше ауга йөри ала. Күпләп кошларны ату гөнаһ”

Шушы көннәрдә Кама Тамагы районына барырга туры килде. Рус Әҗәле авылына җиткәч юл кырыенда адым саен аучылар тукталган. Машиналары, фургоннары, прицеплары да тора. Апас районы авылларына кергәч тә шул хәл.

“Әгәр гаиләсе ач булса, кеше ауга йөри ала. Күпләп кошларны ату гөнаһ”

Шушы көннәрдә Кама Тамагы районына барырга туры килде. Рус Әҗәле авылына җиткәч юл кырыенда адым саен аучылар тукталган. Машиналары, фургоннары, прицеплары да тора. Апас районы авылларына кергәч тә шул хәл.

Зәңгәр күктә төркем-төркем булып тезелеп очкан кыр казларына сокланмый мөмкин түгел. Сагынып каршы алабыз канатлы дусларыбызны. Шушы көннәрдә Кама Тамагы районына барырга туры килде. Рус Әҗәле авылына җиткәч юл кырыенда адым саен аучылар тукталган. Машиналары, фургоннары, прицеплары да тора. 

Апас районы авылларына кергәч тә шул хәл. Аучылар, чатырлар корып, махсус кыр казларын аулар өчен килгән. Шунда ук учак якканнар, аш пешерәләр, күрәсең.
Кыр казлары очып барышлый безнең күлләргә ял итәргә диеп туктыйлардыр инде, мескеннәр. Шул мылтык тавышыннан куркып, кая качарга белмичә төрле якларга очып китеп карыйлар. Үзләре оча, үзләре ярсып кычкыра, елыйлар сыман.

Бик кызганам шул меңләгән чакрым юлны узып килгән кошларны. Ничек кул бара аларны үтерергә? Ничек шул кош ите тамакларыннан үтә икән?!

Аучылар арасында мәчеткә йөрүчеләр дә бар бит. Мин бер танылган мулладан да сораган идем бу хакта. Ул: “Әгәр гаиләсе ач булса, кеше ауга йөри ала. Күпләп кошларны ату гөнаһ”, – дигән иде. Бу аучылар берне түгел, дистәләгән кошны атып, фургонга төяп шуны фотога төшереп, мактанып интернетка да куя бит әле.

Минем бабай авыл мулласы малае, 900 көн Ленинград блокадасын кичергән кеше, чебенне дә үтерергә кушмый иде. “Чебен дә җан иясе”, – дия иде ул. Төркем-төркем кошларна аулау туй көнендә яшь парларны юк иткән шикелле тоела миңа. Бик аяныч. Кайберәүләр бигрәк усал, комсыз шул. 

Роза Яһудина,
Яшел Үзән, Норлат авылы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадэр ерак араларны утеп кайткан жаннарга ничек кул кутэртеп атып алырга була, ничек тамакларыннан утэ икэн, ризык курмэгэннэр мени..., жирдэ ашарга житэрлек бит!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэзер акыллы мулла бармы икен?Акыллы булса чалган каны чыккан кош ите ашарга кушарлар иде .Ураза аенда кош ат инде .Оятсызлар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нигэ тыю юк икэн ,ашаткан мал тугел анын итенен тэме дэ юктыр . Юньле аш курмэгэн нэрсэлэр йорилэрдер жан кыеп

        Мөһим

        loading