16+

ГРИПП килә! Син әзерме?

Ел саен Татарстан халкының 15 проценты ОРВИ һәм грипп белән авырый

ГРИПП килә! Син әзерме?

Ел саен Татарстан халкының 15 проценты ОРВИ һәм грипп белән авырый

Татарстанга балалар өчен гриппка каршы «Ультрикс» дигән вакцина кайткан. Олыларга инде Россиядә җитештерелгән «Совигрипп» дигән вакцина кадый башладылар. Теләгән һәркем иминиятләштерү полисы буенча теркәлгән сырхауханәгә барып гриппка каршы бушлай привика ясата ала.

- Сентябрь - гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Прививка ясатканнан соң кешедә әлеге авыруга каршы иммунитет барлыкка килә. Ел саен дөньяда 500 миллионга якын кеше грипп белән авырый. Шуларның 2 миллионы дәвалана алмыйча, төрле авырлыклар килеп чыгу аркасында үлә, - ди Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Белгеч сүзләренчә, ел саен Татарстан халкының 15 проценты ОРВИ һәм грипп белән авырый.

- 2017-2018 елларда грипп белән 645 кеше авырды. Авыручыларның барысы да гриппка каршы прививка ясатмаган булып чыкты, - ди Марина Патяшина.
Казанның “Авиатөзелеш”, “Яшьлек», «Кәҗә бистәсе”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” метро станцияләре янәшәсендә дә бушлай прививка ясатып була. Вакцина кадау үзәкләре 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Вакцина ясатучы кеше соңгы ике атнада салкын тиеп авырмаган булырга тиеш. Прививка ясатыр алдыннан табиб сезне тикшерергә тиеш. Тавык йомыркасы агына аллергиясе булган кешеләргә дә прививка ясату тыела.
 
Сүз уңаеннан, быел россиялеләргә гриппның яңа ике төр штаммы “һөҗүм итәргә” мөмкин. Бу турыда Көнчыгыш икътисади форумында Роспотребнадзор стендында урнаштырылган белешмәдән билгеле булган.

«Россиядә гриппның ике яңа штаммы циркуляциясе көтелә. Былтыр бу штаммнардан прививка ясалмады. Россия кешеләрендә аларга иммунитет формалашмаган», - диелгән стендтагы хәбәрдә.

Әлеге грипп белән авырып китүчеләр атна дәвамында терелә. Ләкин кайбер очракларда авыру катлауланырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading