Шәһри Казан

Грипп мартны «көтә»

Әлегә республикада грипп эпидемиясе күзәтелми. Казанда лаборатор рәвештә грипп дип расланган авырулы 19 кеше теркәлгән.

  Быел А (Н1N1) вируслы грипп һәм сезонлы В вируслы грипп килер дип көтелә. Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина әйтүенчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы вируска каршы вакцина ясату.

Реклама

Мин үзем дә, гаиләм дә гриппка каршы прививка ясаттык. Еш кына нинди төр грипп киләсе билгесез, дөрес вакцина кадамаслар дип кеше куркып кала. Аеруча, әниләр сабыйларына вакцина салдырудан баш тарта. Әмма, бу иң куркынычсыз һәм нәтиҗәле грипптан саклану юлы. Вакцинаны әзерләү белән тәҗрибәле галимнәр ел дәвамында шөгыльләнә. Шуңа да куркыр урын юк. Вакцина бары йомырка агына аллергия булган кешеләргә генә рөхсәт ителми. Грипп вакытында кеше булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә. Чөнки грипп таралган икән, контакт вакытында ун кешенең тугызы авырыйсы бәхәссез. Әлегә көннәр салкын тору сәбәпле авыру җәелеп китә алмый, көннәр җылыта башлагач, март аенда авыручылар саны артуы бар, –ди Гөлнара Гайфуллина.


 
Бүген “Шәһри Казан” газетасында узган “Туры элемтә” вакытында укучыларыбызны борчыган сорауларга Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина җавап бирде. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: грипп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: