16+

Губернаторлыкка үрмәли Голливуд йолдызлары

Голливуд йолдызы Стивен Сигалны белмәгән кеше сирәктер.

Губернаторлыкка үрмәли Голливуд йолдызлары

Голливуд йолдызы Стивен Сигалны белмәгән кеше сирәктер.

Ул катнашкан фильмнар гел бәхетле тәмамлана – Сигал берүзе дистәгә якын «тәртипсез малай»ны кыйнап йә корабны коткара, йә очкычны. «Титаник»та төп рольдә булса, әлеге пароход батмый калган булыр иде дигән мәзәк тә бар. Әмма фильм – чынбарлык түгел, ул бары тик режиссер белән сценарий авторының фантазиясе генә. Чынбарлыкка нигезләнгәнендә дә җитешсезлекләр шактый. Менә шундый киноларның йолдызы булган актер күптән түгел Приморье өлкәсенең губернаторы булырга теләге барлыгы турында белдергән.

Нишләп әле океан артыннан килеп чит дәүләтнең бер өлкәсенә хуҗа булырга тели Стивен Сигал? Ул бөтенләй үк чит тә түгел икән бит, 2016 елдан актер – Россия гражданы. Аның сүзләренчә, әтисе ягыннан нәсел тамырлары шул җирлектән – АКШка иммиграцияләнгән яһүдләр. Элек аларның кайда яшәгәнлеген әйтмәгән булган актер, ә хәзер «шушы җирләрдән» дип, Приморье өлкәсен күздә тоткан булса кирәк. Ә аңа хәтле ул шул ук әтисе ягыннан бабасы монгол булган дип белдергән иде. Монголия гражданы түгел түгелен, әмма хәзерге халха-монголлар белән Чыңгызхан чорындагы монголларны бутарга кирәкми. Сигалның бу белдерүен кайберәүләр ишетми калган бугай, күптән инде үзләренеке санап, нәсел шәҗәрәсен барлар иде. Кайбер төркиләрнең «Американы Әмирхан исемле кеше ачкан» дигәнен истә тотып, Стивенны гына «үзләренеке» ясамый калырлармыни? Әйтәм бит, иң мөһиме – шәҗәрә, берничә буын ата-бабаңны белсәң – син кеше. Кайберәүләр, өйләнешкәндә, җиде буын ата-бабасын тикшереп чыгалар икән: бер ыру-кабиләдән була күрмәсен тагын! Менә шушы шәҗәрә темасы әллә кайларга сөйрәп кертә мине, Әмирханнарны тыңлагач. Югыйсә нәсел шәҗәрәмнең бер яклап – 9, икенче яклап 11 буыны мәгълүм, танышасы килгән башка ыру-кабилә вәкилләренә чыгарып күрсәтерлек шәҗәрәм үзем белән.

Россия законнары буенча, Стивен Сигал губернатор булып сайлана алмый – аның өчен бары тик Россия гражданы гына булу кирәк. Ә Сигал исә АКШныкы да, шуңа өстәп әле ул 2016 елда Сербия гражданлыгын да алган. Россиядә сәяси карьера төзисе килсә, аңа башка гражданлыклардан баш тартырга туры киләчәк. Бәлки тәңгәл генә килгәндер, әмма хәзер Приморье өлкәсе өчен – бик четерекле һәм интригалы чор. Сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәсе буенча өлкә башлыгы билгеләнмәгән. Киләсе сайлаулар 16 декабрьдән дә соңрак узарга тиеш түгел. Белгечләр Голливуд актерының белдерүе чынга ашкан очракта, дәүләт идарәчелегендә кризис барлыгына ишарә ясый, дип аңлата. Икенчеләре Сигалның актер Арнольд Шварценеггер язмышын кабатлыйсы килә дип белдерә. Белгәнебезчә, Шварценеггер АКШта Калифорния штатының губернаторы постын биләгән иде. Мондый адымга бару һәм шундый белдерүләр ясау – уңышлы пиар дип аңлата алар актерның сүзләрен. Моңарчы да матбугат чараларында аның исеме берничә кат яңгырады. Күптән түгел актерның агенты аның «Көнчыгыш гектар»ын алып, анда спорт комплексы төзергә теләве турындагы белдерүен инкарь иткән иде.

Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы белдергәнчә, Стивен Сигал гуманитар өлкәдә Америка – Россия мөнәсәбәтләренең махсус вәкиле булып билгеләнгән. Актер үзе җанатарларына Россия – Япония арасындагы дипломатлык элемтәләрен ныгыту өстендә актив эш алып баруы турында да хәбәр иткән. Эш монда күпкә җитдирәк бугай, кем белә, бәлки бездә беренче чит ил гражданы губернатор да булып куяр әле?! Социаль челтәрләрдә бу уңайдан фикерләр төрле, күбесе аңа каршы, «кунак булудан иртәрәк туктаган» диючеләр бар. Шул ук вакытта хуплаучылар да юк түгел, идарәчелеккә шундый тәвәккәлләр кирәк, диләр алар. Ничек булып бетәсен киләсе сайлауларда күрербез инде, әмма кинода яшәмәвебезне һәм чынбарлыкның Голливуд мәйданчыгы түгеллеген онытмасак иде. Ә Голливудның әллә ниләр булдыра алганын беләбез – алар заманында Америка астронавтларын Айга да «төшереп» бастырган иде, матур декорацияләр ясап.

Фото: bitnovosti.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading