16+

Гүзәл Сәгыйтова: “Безнең җыр”га “яңа” колаклар белән килегез!

Һәр заманның үз җыры, үз көе. Моннан 50-60 ел элек табыннарда җырланган җырлар инде хәзер актуаль түгел. Нинди генә сәләтле шагыйрьләр һәм композиторлар тарафыннан язылса да. Табын җырлары дигәннән, хәзер табыннарда җырлар сузып утырмыйлар да бугай инде.

Гүзәл Сәгыйтова: “Безнең җыр”га “яңа” колаклар белән килегез!

Һәр заманның үз җыры, үз көе. Моннан 50-60 ел элек табыннарда җырланган җырлар инде хәзер актуаль түгел. Нинди генә сәләтле шагыйрьләр һәм композиторлар тарафыннан язылса да. Табын җырлары дигәннән, хәзер табыннарда җырлар сузып утырмыйлар да бугай инде.

Халык та җырчыны ни кадәр сүксә дә, радио белән телевидениедән ешрак нәрсәне әйләндерәләр, шуны “яратып” тыңлый башлый.

Әлеге системаны бераз булса да җимерү һәм үзгәртү максатыннан, “Калеб” яңа буын җыены “Безнең җыр” дип аталган проект башлап җибәргән иде. Ниһаять проектта туган иҗат җимешләрен халык та тамаша кылып, тыңлый алачак. 14 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында проектның гала концерты уза.

“Безнең җыр” лабораториясе дүрт этапта узган һәм финалда барлыгы 20 җырны тыңларга мөмкин. Аларны Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри һ.б. танылган көчле тавышлы җырчылар халыкка җиткерер дип көтелә.

-Бу безнең күптәнге хыялыбыз, “Калеб” яңа буын җыены да шул максаттан туган иде дип уйлыйм. Ләкин аны тормышка ашырырга мөмкинлек булмады, - ди проект җитәкчесе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Билгеле булганча, “Калеб” проектларын тормышка ашыру өчен ТР Президенты тарафыннан 3 млн сум акча бүлеп биргән иде. Бу акчаларга 8 проект тормышка ашырылган. Әмма бу “Безнең җыр”да катнашучылар акчада коена, дигән сүз түгел. Акчаның күп өлеше техник мәсьәләләрне җайга салуга тотылган.

“Безнең җыр” уңышлы булырга ошый. Чөнки анда катнашучылар моны үз проекты итеп кабул итте, ди Гүзәл ханым.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина фикеренчә, проект сәләтле яшьләрне үстерергә ярдәм итә.

-Бу проект безгә нинди сәләтле безнең композиторлар, яңа исемнәр, нинди безнең талантлы шагыйрьләр, яңа профессиональ җырчылар, уйлый торган, тамашачыны хөрмәтли торган иҗатчыларны күрсәтә. Минем өчен проектның максаты шул, - ди җырчы. Проект кысаларында ул композитор Миләүшә Хәйруллина белән танышып, иҗат иткән.

Эльмира нинди генә профессиональ булмасын, йомгаклау концертына аның башкаруында бер генә җыр узган. Ә менә Йолдыз Миңнуллина иҗат иткән җырларның исә бөтенләй дә берсе дә үтмәгән. Моны катнашучылар жюриның кырыслыгы һәм шигырь белән җыр тексты арасында аерма булу белән, шулай ук, текстларның яисә көйләрнең тамашачы өчен бик авыр булуы белән аңлата.

-Бәлки ул җырлар алга таба җырланыр да, популяр булып китәр. Концертка узмадык, дип кенә үзебезгә чик куймадык, - дип өмет баглый Йолдыз.

Сүз уңаеннан, проект кысаларында туган җырларны барысын да бер дискка туплап, чыгарырга ниятлиләр.

-Эстраданы бер баскычка булса да күтәрәсебез килгәнгә, махсус, профессиональләр белән генә эшләдек. Композиторлар халыкчан булса, җыр да башкачарак яңгырар иде. Мисалга Алинә Кәримова консерватория тәмамлаган, әмма ул эстрадада эшли һәм башкаруы барыбер эстрадага якын, - ди Гүзәл Сәгыйтова гала-концертка узган җырчы хакында.

Димәк, жюрига да, тамашачыга да барыбер эстрада стиле күбрәк якын булып чыга түгелме? Өстәвенә оештыручылар үзләре дә радио һәм телевидениедә андый җырларны алырга бик атлыгып тормыйлар, диләр. Менә сиңа мә! Тамашачы үзе зәвыклы җыр тыңлыйсы килә ди, үзе шырдый-бырдый ярата. Аңламассың халыкны да.

-Яңа җырларга “яңа” колаклар кирәк дигән гыйбарә бар. Замана үзгәрә. Элеккеге буын яраткан җырларны концертта ишетмәссез. Бирегә “яңа” колаклар белән килергә кирәктер, - дигән фикердә Гүзәл Сәгыйтова да. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Табыннарда татарлар әле дә матур итеп җыр суза. Тамада, гармунчы, баянчыны гына дөрес сайлау мөһим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ЭЛЕККЕГЕ , ИСКЕ ТАБЫН ЖЫРЛАРЫН МИН ЯРАТЫП ЖЫРЛЫЙМЫН , ЭЛЕ АКТУАЛЬ БУЛМАСАДА , ГУЗЭЛЬ СЕНЕЛЕМ . СЕЗ ЯШЬЛЭР БЕЛЭН БИК ЗУР , ТАЛАНТЛАР АРАСЫНДА КАЙНЫЙСЫЗ , УНЫШЛАР ТЕЛИМЕН !!!

      Мөһим

      loading