Шәһри Казан

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кабат туй уздыра?! (ЭКСКЛЮЗИВ фотолар)

Бүген Ильдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова гаиләсендә - зур бәйрәм, бәллүр туйларын билгелиләр.

Матур датаны чит илдә каршы алырга булганнар. Төмәндәге чыгышларыннан соң, туры Төркиягә киткәннәр.

"Узган атнаны матур туй фотосессиясе ясадык. Туй күлмәкләре киеп, кабриолетта йөреп мәш килдек. Ул көнне дә, безнең туйдагы кебек, бик эссе иде. Хис-кичерешләр белән шул елларга әйләнеп кайттым. Машинада узып барабыз, бөтенесе безгә кул болгый, шундый күңелле!

Реклама

15 ел бик тиз үткән дә киткән! Əле кичә генә Ильдар белән танышкан кебек. Ə бүген без өч бала әти-әнисе. Мәхәббәтебезнең җимешләре - алар. Бар кылган гамләлләребез дә аланың якты һәм матур киләчәге өчен.

Ə Илдар минем иң якын дустым. Без бит тәүлегенә 24 сәгать бергә. Читтән караганда, бәлки бу бик кыен кебек күренәдер. Əмма мин аннан башка яши дә алмыйм. Илдарга бөтен әйберне сөйлим, бар нәрсә белән дә уртаклашам. Финанс мәсьәләләре булсынмы ул, макияж, костюм, репертуармы, продюсер буларак та, иң якын кешем буларак та, мин аның белән киңәшләшәм. 15 ел эчендә икебез бер бөтен кешегә әйләндек дисәң дә була".

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: