16+

Гүзәлия бала табу турында: «Мин эгоист түгел»

Гүзәлия – хит артыннан хит иҗат итүче популяр композитор. Бүгенге көндә иҗат кичәсенә әзерләнеп йөри. Октябрьдә Уфада зур концерты узачак. Гүзәлия белән иҗаты турында күп сөйләшкән булды. Бу юлы шәхси тормышы турында сораштык.

Гүзәлия бала табу турында: «Мин эгоист түгел»

Гүзәлия – хит артыннан хит иҗат итүче популяр композитор. Бүгенге көндә иҗат кичәсенә әзерләнеп йөри. Октябрьдә Уфада зур концерты узачак. Гүзәлия белән иҗаты турында күп сөйләшкән булды. Бу юлы шәхси тормышы турында сораштык.

– Әни булу теләгегез юкмы?
– Миңа калса, һәр хатын-кызда андый теләк бар. Яшьлек юләрлеге белән: «Нәрсәгә миңа бала?» – дип әйткәннәрне беләм, тик вакыт үтү белән ул кызлар хыялый әниләргә әйләнде. «Бала кирәкми» дигәннәр хәзер үз нарасыеннан аерыла да алмыйлар.

Әни буласы килә, әмма хәзер соң инде. Мин эгоист түгел. Балама да яхшы булсын дип телим. Бу яшемдә тапсам, ул сау-сәламәт булырмы?! Мин аны кырыктан соң тапкач, ул мәктәп бетергәндә миңа ничә яшь була соң? Әнисе карт булу аңа кыенлыклар тудырмасмы? Чөнки мине әни бик соң тапкан һәм һәрвакыт миннән: «Это твоя бабушка?» – дип сорыйлар иде. Үземә мең төрле сорау бирәм. Бүгенге экология белән миңа түгел, яшьләргә дә авырга узу, бала табу бик авырлык белән бирелә.

– Әти-әниегез исән-саумы?
– Әти күптәннән вафат булды. Әни абый белән авылда яши. Авылга еш кайтып булмый, күп очракта әни Мәскәүгә килә. 85 яшендә ул, ерак юл дип тормый, поездга утыра да килә. Ул миңа карата күпкә энергиялерәк, әле миңа аңардан үрнәк аласы. Мин аңа: «Әни, син бик иртә тугансың. Син хәзерге заманда тусаң, тагы да югарырак биеклекләргә ирешер идең», – дип әйтәм. Әнием иҗатыма үлеп гашыйк. Мин катнашкан концерт кайсы шәһәрдә генә булмасын – барып җитә. Лос Анжелеста була калса, анда да бара: кызы Гүзәлия генә чыгыш ясасын!

Мин гаиләдә унынчы бала. Әле унберенчесе дә булырга тиеш булган, әмма мин каршы төшкәнмен. Әни балалар йортыннан бала алмакчы булган, бу хәбәрне мин ишетеп, алты яшемдә өйдән чыгып киткәнмен. Бөтен иркә һәм наз төпчекләре миңа булгач, күрәсең, курыкканмындыр. Печәнлеккә менеп качканым хәтердә. Мине эзләгәннәрен ишетәм, әмма бераз борчылсыннар дип, эндәшмим. Шул килеш йоклап киткәнмен. Иртән уянып, өйгә керсәм, барысы да кара кайгыга батып, елап утыралар. Шулай хушларын алгач, куркып, бала алып кайтмадылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading