16+

Иң акыллы һәм чибәр «Татар кызы» Балтачта яши

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе - Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова. Габдулла Тукай исемендәге Татар филармония залында үз районнарныда узган конкурсларда җиңеп чыккан, 11 гүзәл зат арасыннан комиссия Гүзәлне иң лаек дип тапты.

Иң акыллы һәм чибәр «Татар кызы» Балтачта яши

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе - Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова. Габдулла Тукай исемендәге Татар филармония залында үз районнарныда узган конкурсларда җиңеп чыккан, 11 гүзәл зат арасыннан комиссия Гүзәлне иң лаек дип тапты.

Татар кызы дигән титул үз эченә тыйнаклык, сабырлык, мөлаемлык, зирәклек, акыллылык сыйфатларын җыйган. Булачак патшаларны да, шагыйрьләрне дә ана тәрбияли, милләткә телне, әдәп-тәрбияне, мәдәният һәм мәгърифәтне, йола-гадәтләрне хатын-кыз тапшыра. Юкка гына хатын-кызы нинди – милләт шундый димиләр, хатын-кызга карап, милләткә бәя бирәләр.  “Татар кызы “ конкурсы финалына һәрбер туташ бик җентекләп әзерләнгән.  Кызларның  һәркайсы  үзенең иң матур сыйфатларын күрсәтергә, үзенчәлекле якларын чагылдырырга, тамашачыларның һәм  жюриның күңелен яуларга омтылды.

 “Татар кызы”  матурлык бәйгесе  генә түгел, ул иң беренче чиратта  телне, тарихны, гореф-гадәтләрне белгән иң гүзәл затларны данлаучы бәйге.  Жюри да тышкы кыяфәт, буй-сыннан бигрәк, беренче чиратта, татар телендә аралашу күнекмәләренә, үз-үзен тотышына, халкыбыз тарихын һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсенә игътибар итте.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та, узган елгы  чагыштырып, быелгы бәйгенең үткәненә караганда берничә баш өстен булуын билгеләп узды. Беренче чиратта гүзәл затларның татар телендә камил сөйләшүләре белән сөендерүләрен, кайбер кызларның исә хәтта  дикторлар арасында бәйгедә дә җиңү яуларлык дәрәҗәдә булуын билгеләде.

Гүзәл Габдрахманова октябрь аенда Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

 Татарстанның “Татар кызы-2018” финалына чыккан кызлар белән дә таныштырыйк. Аларның һәркайсына дипломнар тапшырылды.
Балтач районы, Сосна авылыннан Гүзәл Габдрахманова
Саба районы Олы Шыңар авылыннан Алинә Фәйзуллина
Лаеш районыннан Гөлйөзем Шәйдуллина
Саба районы, Юлбат авылыннан Альбина Фәтхриева
Арча районыннан Алсу Гарипова
Яр Чаллы шәһәреннән Фәнзилә Җәмилова
Апас районы,Үтәмеш авылыннан Зөһрә Шәрәфетдинова
Теләче районы Теләче авылыннан Илзирә Шәрифуллина
Кама Тамагы районыннан Гөлүсә Зыятдинова
Саба районы, Байлар Сабасы бистәсеннән Гүзәл Шакирҗанова
Актаныш районыннан Илсинә Тимерова

 

Фото: Татар-информ/ Рамил Гали

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading