16+

Иң арзанлы оливье кайсы төбәктә?

Россиядә Яңа ел өстәле шампан шәрабе, мандарин һәм әлбәттә оливьедан башка узмый. Иң кыйммәтле оливьены Чукотка халкы ашый икән.

Иң арзанлы оливье кайсы төбәктә?

Россиядә Яңа ел өстәле шампан шәрабе, мандарин һәм әлбәттә оливьедан башка узмый. Иң кыйммәтле оливьены Чукотка халкы ашый икән.

Традицион салатны ясау  250 гр майонез, 4 йомырка, 500 гр колбаса, 400 гр бәрәңге, 4 кыяр (360 гр), 400 гр яшел борчак, 120 гр кишер  хисабыннан саналган.

Әлеге продукцияләрнең бәяләреннән чыгып, белгечләр иң кыйммәтле оливьеның Чукоткада булачагын ачыклаган—881,9 сум. Ә иң арзаны Мордовия Республикасында икән—314 сум.

 Татарстанда оливье салаты 336 сумга, күршеләребез Чувашиядә 330,6 сумга, Удмуртиядә 345,1 сумга, Самарада 366 сумга төшәчәк.

Иң кыйммәтле оливье ашаучылар исемлегенә Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Ненец автоном округында яшәүчеләр кергән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading