16+

Иң аз пенсия алучыларның акчалары артачак

Быелның гыйнвар аенда пенсиягә индексация ясалганнан соң, канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый булды.

Быелның гыйнвар аенда пенсиягә индексация ясалганнан соң, канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый булды.

Күпләр пенсияләренең артуын сизмәделәр. Барысы да индексация вакытында пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмауга бәйле булып чыкты. Бу гаделсезлеккә нокта куяр өчен, Россия Президенты Владимир Путин законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Ниһаять, 1 апрельдән әлеге үзгәрешләр үз көченә керде.

Пенсия өлкәсендәге яңалыклар турында Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Хәбибуллин белән сөйләштек.

– Гыйнвар аенда индексация булса да, күпләр: «Пенсиям артмады», – дип зарланды. Бу ни өчен шулай килеп чыкты?
– Моңа кадәр пенсияләрне индексацияләгәндә, пенсионерның яшәү минимумы исәпкә алынмый иде. Кайбер кешеләр билгеле бер сәбәпләр аркасында аз пенсия ала, ләкин ничек кенә булмасын, закон нигезендә федераль түләүләр хисабына бу сумма пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләменә җиткерелә иде. Индексация вакытында нәрсә күзәтелде – иминият пенсиясе суммасы артты, ул арткач, федераль өстәмә түләүләр киметелде. Чөнки ул түләүләр нәкъ менә яшәү минимумын тутыру өчен генә каралган иде бит. Нәтиҗәдә, кешенең пенсиясе үзгәрешсез кала бирде.

– Бер кул белән бирсәләр, икенчесе белән алганнар. Ә хәзер ничек булачак?
– Быелның 1 апреленнән 49нчы Федераль закон кабул ителде. Аның нигезендә федераль түләүләр кушылганнан соң килеп чыккан сумманы индексацияләячәкләр. Шул рәвешле пенсия артканы да сизелер дип уйлыйбыз.

– Бүген пенсионер өчен яшәү минимумы суммасы нинди?
– Татарстанда ул сумма быел да үзгәрешсез калды – 8232 сум. Бездә пенсионер бу суммадан да азрак пенсия алырга тиеш түгел.

– Гыйнвар аенда пенсияләре артмаучыларга яңа закон кагылачакмы?
– Әйе, аларның пенсияләрен яңадан исәпләячәкләр.
 
– Моның өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргәме?
– Юк, пенсия бүлегенә бернинди гариза да, документ та тапшыру таләп ителми.

– Яңа законнар нигезендә пенсияне исәпләгәндә, баллар да кирәк булмаячак, имеш.
– Монысы турында хәбәр юк. Хәзерге вакытта пенсияне исәпләгәндә, пенсия балларына һәм хезмәт стажына игътибар итәләр. 2019 елда пенсиягә чыгу өчен ун ел эш стажы кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading