16+

Җиңү даны-мәңгелек!

Казан урамнарына чыгып шәһәрлеләрнең Бөек Ватан сугышы турында фикерләрен сораштык.

Җиңү даны-мәңгелек!

Казан урамнарына чыгып шәһәрлеләрнең Бөек Ватан сугышы турында фикерләрен сораштык.

 

Евгений Авдеев, пенсионер:
- Әтием Михаил - сугыш, ә әнием Мария тыл ветераны иде. Әтием Ленинградны азат итү сугышларында катнашкан, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән иде. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады, медальләре белән бер вакытта да мактанмады. Икесе дә: “Дөньялар тыныч була күрсен!” -дип әйтә торганнар иде. Мәрхүм инде алар, урыннары җәннәттә булсын. Әти-әниләребезнең исән вакытларында кадерләрен белик.

Айсылу Нәбиуллина, табиб:
- Совет заманында эшчеләрнең, укытучыларның һәм табибларның абруе зур иде. Коронавирус бөтен дөньяны дер селкетеп, табибларның бик кирәкле һөнәр ияләре икәнлеген күрсәтте. Табиблар бүген Ватан сугышы солдатлары кебек “фронтның” алгы сызыгында көрәшә. Кызыл Армия дөньяны фашизмнан коткарды, безгә аяз күкле тормыш бүләк итеп калдырды. Ураза быел май аена туры килде. Намаздан соң, яу кырында һәлак булганнар рухына да дога кылам.

Рөстәм Хәбибуллин, сугыш ветераны:
- Җиңү миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланды. Армия дә, өлкәннәр дә һәм хәтта балалар да дошманга каршы сугышты. Җиңүнең 75 еллыгы, коронавирус сәбәпле, 9 майда парадлар һәм демонстрацияләр белән билгеләп үтелми - тантана кичектерелде. Бу бер дә борчыла торган хәбәр түгел, чөнки Җиңү даны - мәңгелек! Соңрак үткәрсәк тә, ул барыбер дә безнең Җиңү. Аллаһы боерса парад та, “Үлемсез полк” йөреше дә тагын да колачлы булыр.

Гөлсияр Миннегулова, тәрбияче:
- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы минем өчен олы бәйрәм. Илебез азатлыгы өчен көрәшкә әбием Таифә ике улын озата. Олы улы сугыш кырларында батырларча һәлак була, ә кече улына Җиңү көнен каршыларга насыйп була. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре - Җиңү көненең төп геройлары. Алар алдында баш иям, чөнки алар тиңдәшсез батырлыклары һәм фидакар хезмәтләре белән безгә тыныч тормыш, аяз күк бүләк итүчеләр. Рәхмәт сезгә ветераннар!

Виктор Николаев, пенсионер:
- Әтием Петр сугышта пулеметчы булган. Ул үзенең напарнигы - аркадашы белән күп һөҗүмнәрдә катнашкан. Бәрелешләрнең берсендә аркадашы бомба шартлаудан һәлак булган. Әтием гомер буена шул фронтташ дустын күз яшьләрен сөртеп, кызганып искә алды. Әтием хезмәт иткән хәрби часть Югославияне азат итүдә сугышкан. Югославия халкы безне шатланып, чәчәкләр белән каршылады, дип әйтә торган иде. Кайбер “сәясәтчеләр” Кызыл Армияне түбәнсетергә тырыша, моңа юл куймыйк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading